Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Зөя” ял-сәламәтләндерү үзәгендә Орехово-Зуеводан килгән 12 бала ял итә

Алар 1нче июнь көнне балалар Сабан туена килеп җиттеләр. - Балалар өчен махсус уздырылган Сабантуйны беренче күрдек, анда шундый күңелле булды. Милли уеннарда катнаштык, апаслылар белән таныштык, рәхәтләнеп ял иттек, - ди 13 яшьлек Алсу Корбанова. Гөлфидә Чигиркина оныгын, Лариса Гатауллина кызын һәм башка балаларны озата килгәннәр. - Монда табигате...

Алар 1нче июнь көнне балалар Сабан туена килеп җиттеләр.

- Балалар өчен махсус уздырылган Сабантуйны беренче күрдек, анда шундый күңелле булды. Милли уеннарда катнаштык, апаслылар белән таныштык, рәхәтләнеп ял иттек, - ди 13 яшьлек Алсу Корбанова. Гөлфидә Чигиркина оныгын, Лариса Гатауллина кызын һәм башка балаларны озата килгәннәр. - Монда табигате дә бик матур, бөтен уңайлылыклар да бар, дәвалану, бассейн, барысы да оештырылган. Безне шулай җылы каршы алып, рәхәтләнеп ял иттергәннәре өчен район җитәкчелегенә, үзәк хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев