Апастово
  • Рус Тат
  • Бардык, күрдек, җиңдек

    17 ноябрьдә Кама Тамагында безнең зона районнары арасында стритбол буенча ярышлар үтте. Анда социаль яклау идарәсенә караган оешма хезмәткәрләре катнашты. Әлеге бәйгедә безнең район данын яклап аграр көллият хезмәткәрләре Алмаз Мифтахов (капитан), Фәргать Мотыйгуллин, Айдар Хәертдинов, Рафиз Хәбибуллин һәм социаль яклау бүлегеннән Ләйсән Гайфетдинова уңышлы чыгыш ясап, 1нче урынны яулап...

    17 ноябрьдә Кама Тамагында безнең зона районнары арасында стритбол буенча ярышлар үтте. Анда социаль яклау идарәсенә караган оешма хезмәткәрләре катнашты. Әлеге бәйгедә безнең район данын яклап аграр көллият хезмәткәрләре Алмаз Мифтахов (капитан), Фәргать Мотыйгуллин, Айдар Хәертдинов, Рафиз Хәбибуллин һәм социаль яклау бүлегеннән Ләйсән Гайфетдинова уңышлы чыгыш ясап, 1нче урынны яулап кайттылар. Стритбол ул - 3әр кешелек 2 команда бер генә боҗрага туп кертеп, баскетбол уйнау. Менә шул уенда безнекеләр бар көндәшләреннән дә өстен чыктылар. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр һәм командага Диплом тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: