Апастово
  • Рус Тат
  • Бездән башладылар, димәк, безгә ышаныч зур...

    Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту максатларыннан Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан беренче мәртәбә Спартакиада оештырылды. Ул 13 октябрь көнне безнең районда өстәл теннисы буенча зона ярышлары белән башланып китте.

    Анда 8 район - Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарының социаль яклау идарәләре, хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләре һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көч сынашты. Ярышларда Апас командасы составында социаль яклау идарәсеннән Ләйсән Гайфетдинова, аграр көллияттән Радик Галимҗанов һәм Алмаз Мифтахов катнашты. Алар командасы 2 урынны яулады. Беренче урынга Кама Тамагы, 3 урынга Чүпрәле районы лаек булды. Җиңүче командаларга Мактау грамоталары, истәлеккә китаплар бүләк ителде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: