Апастово
  • Рус Тат
  • Прокурор капкада, урынбасары – өстәл артында, ярдәмчесе – бозда алка куа…

    Апас прокуратурасы коллективы эштә дә, гади тормышта да, спортта да дус һәм бердәм. Татарстан прокуратурасында хезмәткәрләрнең спорт белән дус булуларына да зур әһәмият бирелә. Ел башыннан шушы программа нигезендә Татарстанның 6 төбәгендә кышкы һәм җәйге берничә спорт төре буенча зональ сайлап алу ярышлары үткәрелде. Анда район прокуратурасы хезмәткәрләре күрше Кайбыч...

    Апас прокуратурасы коллективы эштә дә, гади тормышта да, спортта да дус һәм бердәм.

    Татарстан прокуратурасында хезмәткәрләрнең спорт белән дус булуларына да зур әһәмият бирелә. Ел башыннан шушы программа нигезендә Татарстанның 6 төбәгендә кышкы һәм җәйге берничә спорт төре буенча зональ сайлап алу ярышлары үткәрелде. Анда район прокуратурасы хезмәткәрләре күрше Кайбыч районындагы хезмәттәшләре белән берләшеп мини-футболда Татарстанның Идел аръягындагы Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан Буа һәм Кама Тамагы районнары командаларын 3:2; 5:1; 4:2; 7:0 исәбе белән җиңделәр. Берләштерелгән мини-футбол җыелма командасы капкасын үзебезнең Апас районы прокуроры Ришат Шакиров яклады. Команданың ярымсакчысы, район прокуроры ярдәмчесе Илдар Булатов көндәш командалар капкасына 6 туп кертте. Апасның тагын бер вәкиле - прокурор урынбасары Фатыйх Хафизовка исә шахмат тактасы артында тиңнәр бик сирәк булды һәм ул бу матчта күп хезмәттәшләрен бирелергә мәҗбүр итте.

    Сайлап алу, зональ ярышларда җиңүчеләр бер атна элек Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән Татарстан Прокуратурасы Спартакиадасы финалында да бик уңышлы чыгыш ясадылар. Волейбол турнирында һәм җиңел атлетика буенча финал ярышларында район прокуратурасы эшләрен алып баручы сәркатип Энҗе Хәбибуллина матур нәтиҗәләргә иреште. Шәхси беренчелеккә шахмат ярышларында үз номинациясендә прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов Татарстан чемпионы дәрәҗәсен яулады. Ә инде гомуми команда беренчелегендә республиканың 50дән артык район прокуратуралары җыелма командалары арасында Апас вәкилләре дүртенче булдылар, котлыйк үзләрен!

    Гомумән дә, Апас прокуратурасы коллективы вәкилләрен спорт мәйданчыкларында даими күрергә мөмкин. Шул исәптән, прокурор үзе, аның урынбасары һәм ярдәмчесе, шулай ук прокуратура шоферы Азат Вәлиев хоккейны да бик яраталар. Һәммәсенең өендә тулы комплектлы хоккейчы аммунициясе бар һәм һәр шимбә-якшәмбедә аларның Апас бозында тирләп-пешеп алка куып йөрүен күпләр күргәндер.

    Ә Олы Болгаер авылында туып-үскән, Казан шәһәренең бер районында шулай ук прокурор булып эшләүче якташыбыз Рафис Габделганиевнең дуслары белән туган авылында бик матур, җыйнак кына җәйге-кышкы стадион төзүен без сезгә хәбәр иткән идек инде. Шулай дәвамлы булсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: