Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 10 август – Апас районы оешкан көн

    Горурлыгым син - Апасым! Тарихи фотода Апасның кайсы урамы сурәтләнгән? Фикерләрегезне языгыз! Быел Апас районы оешуга - 83 ел. Ул ил тарихының үтә бер җаваплы, катлаулы чорында - 1930 елда төзелә. Район 1963 елда бетерелә һәм территориясе Буа районы һәм Тәтеш районына бирелә. 1964 елда кире төзелә. 1991 елда Апас...

    Горурлыгым син - Апасым!

    Тарихи фотода Апасның кайсы урамы сурәтләнгән? Фикерләрегезне языгыз!

    Быел Апас районы оешуга - 83 ел.

    Ул ил тарихының үтә бер җаваплы, катлаулы чорында - 1930 елда төзелә. Район 1963 елда бетерелә һәм территориясе Буа районы һәм Тәтеш районына бирелә. 1964 елда кире төзелә. 1991 елда Апас районыннан Кайбыч районы бүленеп чыга.

    Хәзерге вакытта 83 еллык тарихы булган районда 22600 кеше яши. 22 авыл җирлеге, 72 торак пункт, 1 шәһәр тибындагы бистә бар.

    Республикабызның үзәгендә, иң матур җирендә урнашкан Апас районы - тау ягы көннән-көн үсә, үз көнен үзе күреп, башкаларга да үрнәк булып яши. Районыбыз турында һәркем горурланып сөйли.

    Рәмис Ногманов. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе:

    Апасыбыз хәзер читәнле Апас кына түгел инде, кечкенә генә бер шәһәрне хәтерләтә. Районның 83 еллык тарихын чәчми-түкми музеебызда тупладык. Кайсы өлкәгә генә барып тотынсак та, китап язарлык мәгълүматыбыз бар. Райондашлар, бигрәк тә читтә яшәүче якташларыбыз онытылып китеп тарих эзләре буйлап атлыйлар. Тарих бит ул төпсез күл кебек. Эзләнгән саен яңалык табасың, хәзинәләргә юлыгасың, аларны мәңгеләштерәсең.

    Хуҗалык җитәкчесе, төзелеш оешмасы начальнигы, җирле үзидарә рәисе вазифаларын башкарган аксакал Зәки Галиуллинның да район тарихында үз урыны бар. Ул менә ниләр әйтте:

    - Апас районы оешканга бик күп еллар узган. Шушы вакыт эчендә Апасыбыз күп тапкырлар зурайды һәм үсте. Халык өчен көнкүреш шартлары да көннән-көн яхшыра. Элек 60-70 процент йортлар салам түбәле булса, хәзер өйләребез әйләнеп чыккысыз. Мин 1954 елда Апас урта мәктәбен тәмамладым. Ул чордагы белем, тәрбия шартлары бүгенгесе белән җир һәм күк арасы сыман. Суыбыз тәмле, юлларыбыз тигез һәм такыр, өйләребездә җылы. Тормышыбыз шөкер итәрлек. Мин район тарихына якты эз калдырырлык эшләр башкаруым белән бәхетлемен. Район эчендәге йөзләрчә чакрым газ линияләре, су торбалары, 50 чакрымлап юлга өелгән дамбалар, күперләр, сусаклагычлар, асфальт юллар - барысы да халык өчен, коллектив тырышлыгы белән эшләнде. Хәзер дә хезмәтемне бәялиләр, рәхмәт.

    Венера Хәйруллина, Борнаш урта мәктәбенең тарих укытучысы:

    - Бай тарихлы районыбыз турында дәресләрдә горурланып сөйлим. Чал тарихлы үткәннәргә еш әйләнеп кайтып балалар күңелендә патриотлык хисләре тәрбияләргә тырышам. Һәр бала үткәнен белергә, туган төбәгенең тарихы белән хәбәрдар булырга тиеш дигән максат белән эшлим. Алар үзләре дә кызыксыналар. Укучылар тарихи бәйгеләрдә еш катнашалар, җиңү яулыйлар. Уңайлылыклар район үзәгендә генә түгел, авылларда да хөкем сөрә. Без республикада тиңе булмаган мәктәптә укыйбыз һәм белем бирәбез. Ничек инде горурланмыйсың?!

    Ләйлә Шиһабиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: