Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 10 февраль – “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасының туган көне!

    Безгә 84 яшь тулды. Үзе карт ул, үзе яшь, Һич аңлатырлык түгел. Чәчәк ата, балкый, яши, Яшьлектә аның күңел. Бу юллар Апасның мәңге сүнми торган "Йолдыз"на багышланган. Чыннан да, районыбыз халкының күңелен яктыртучы, яшьләрне яшәртеп, олыларны олылап торучы җирле басма ул - "Йолдыз"! Чиксез галәмнең мәңге сүнми торган иң якты...

    Безгә 84 яшь тулды.

    Үзе карт ул, үзе яшь,

    Һич аңлатырлык түгел.

    Чәчәк ата, балкый, яши,

    Яшьлектә аның күңел.

    Бу юллар Апасның мәңге сүнми торган "Йолдыз"на багышланган. Чыннан да, районыбыз халкының күңелен яктыртучы, яшьләрне яшәртеп, олыларны олылап торучы җирле басма ул - "Йолдыз"! Чиксез галәмнең мәңге сүнми торган иң якты йолдызыдай менә инде 84 ел балкый да, балкый ул. Бер карасаң, чал чәчле, зирәк акыллы, хәтер сандыгына мең дә берне тутырган өлкән бабай ул. Икенче карасаң, яшьлеге, җитезлеге белән һаман алга ыргылучы канатлы "яшьлек" ул. Чөнки, хәзер коллективны яшь көчләр берләштерә. Өлкән буын исә безнең тәҗрибә учагы булып, һәрчак киңәшкә ашыгып яши бирә. Арабыздан киткәннәрнең дә исеме онытылмый, алар салган сукмак дәвамлы.

    "Йолдыз" - нур да, шатлык та, юаныч та, сердәшче дә, киңәшче дә.

    Бүгенге коллективта эшләүчеләрнең каләм эзе "Йолдыз"ның айга бер тапкыр чыга торган бәләкәе - 50 еллык тарихы булган "Йолдызчык"тан башланган. Шулай ук "Тамчылар", "Табигать - тиңсез хәзинә", "Мәктәп. Гаилә. Җәмәгатьчелек" сәхифәләре дә ярты гасырдан артык дөнья күрә. Шулай ук "Серләремне "Йолдыз", кабул ит!", "Сәламәтлек почмагы", "Нинди гүзәл син, туган ягым", "Гыйбрәт почмагы" сәхифәләре яңа атлап киткән сабыйны хәтерләтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: