Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 12 февральдә “Татмедиа“ “Подпискага айпад!“ акциясе буенча призлар уйнатачак

    12 февральдә, 10.00 сәгатьтә "Татмедиа" "Подпискага айпад!" акциясе буенча призлар уйнатачак. Акциягә барлыгы 213 гариза кабул ителгән. Татарстан Республикасыннан тыш Башкортостаннан, Чувашиядән, Чиләбе өлкәсеннән дә катнашырга теләк белдерүчеләр бар. 38 районнан һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән бәйгегә хатлар килгән. Арча, Кукмара, Апас, Яшел Үзән районнары язылучылары аеруча активлык күрсәткән. Отышларны уйнату...

    12 февральдә, 10.00 сәгатьтә "Татмедиа" "Подпискага айпад!" акциясе буенча призлар уйнатачак. Акциягә барлыгы 213 гариза кабул ителгән. Татарстан Республикасыннан тыш Башкортостаннан, Чувашиядән, Чиләбе өлкәсеннән дә катнашырга теләк белдерүчеләр бар. 38 районнан һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән бәйгегә хатлар килгән. Арча, Кукмара, Апас, Яшел Үзән районнары язылучылары аеруча активлык күрсәткән. Отышларны уйнату тулысынча видеога яздырылып, "Татмедиа" сайтының акцияләр бүлегенә куелачак. Отыш нәтиҗәләре шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында да чагылыш табачак. Исегезгә төшерәбез: 15 комплект Кукмара савыт-сабасы, өч цифрлы фотоаппарат, төп призга - айпад уйнатылачак. Һәр районнан "Татмедиа" тарафыннан нәшер ителүче газета-журналларга иң күп суммага язылучы бер кеше билгеләп үтеләчәк.

    Реклама, 16+

    Акцияне үткәрү вакыты: 1.11.2015-10.03.2016

    Тулырак: www.tatmedia.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: