12 сентябрьне дөрес үткәрегез!
Бүгенге сынамышлар ни вәгъдә итә?
Борынгы сынамышлар буенча, 12 сентябрьдә тәмле сыйлар әзерләп, мул табын корып, якынарны сыйлау хәерле икән.
Урын-җир әйберләрен бүген алыштырмагыз, төнлә черки талар.
Төшкә кадәр вак акча санамагыз, фәкыйрь булмассыз.
Бүген чәч юган кешеләрнең чәче коела башлый икән, имеш.
12 сентябрьне эшсез үткәрергә ярамый, дип санаган борынгылар. Юкса, ел бушка узачак.
Бүген үчләшкән кешене яхшылык көтми, ди.
Елау, көнләшү, тавыш чыгару да хәерле саналмый.
Бүген алдашкан һәм кеше тикшергәннәрне җитди авырулар сагалап торачак икән.
Бүген тоз белән аеруча сак булыгыз. Аны түксәгез, гаиләгезгә хыянәт ишек кагарга мөмкин, имеш.
12 сентябрьдә туганнар үз уй-фикерләрен башкаларга җиткерә белән. Алар тирә-яктагылар өчен ачык һәм аралашучан, шуңа аларның дуслары күп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев