Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 17 яшүсмер тәүге тапкыр паспортлы булды

    Район хакимияте бинасында 14 яше тулган егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.

    (24 февраль, “Апастово-информ”).


    Тантанада Республикада яшьләргә хәрби патриотик тәрбия бирү үзәге директоры урынбасары Айсинә Нәгыймова, район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева, паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм бүлекнең баш белгече Ләйлә Сираҗева катнашты. Яшьләрне мөһим вакыйга белән тәбрикләргә әти-әниләр дә килгәннәр иде.
    Район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева яшьләрне истәлекле вакыйга белән котлап, район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән җылы теләкләрен җиткерде.
    “Россия гражданины булуыгыз белән горурланып яшәгез. Язмыш сезне кай җирләрдә генә йөртсә дә, үз туган ягыгызны онытмагыз. Белемегез, акылыгыз һәм матур гамәлләрегез белән Апас районын еракларга таратыгыз”, - дип теләде ул.
    Паспорт тапшыру тантанасы җыр-моңнар, тәбрикләүләр белән бергә үрелеп барды. Район мәдәният хезмәткәрләре Гөлия Шиһабиева, Рамилә Вавилованың чыгышлары тантанада катнашучыларга бәйрәм кәефе өстәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: