Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр ташламалы бәядән “Йолдыз“ (“Звезда“) укучылар арасында тавык һәм үрдәкләр уйнатылды

    Иганәчеләр – Болынбалыкчыдан Кәлимуллиннар һәм Морзалардан Галиуллиннар тарафыннан бирелгән тавык һәм үрдәкләр үз ияләренә тапшырылды. Без аларны өйләренә үк илтеп бирдек.

    (17 май, “Апастово-информ”).


    Борнашта яшәүче Кәүсәрия апа Заһидуллина ярты ел дәвамында “Йолдыз” уку белән беррәттән, 5 тавыкка да ия булды.


    “Бер дә көтмәгән идем. “Йолдыз”га гел язылабыз. Район хәбәрләрен белергә тиеш инде без. Ара ерак дип тормагансыз, Борнашка кадәр килгәнсез”, - диде ул.


    Кәүсәрия апа озак еллар сәүдә өлкәсендә хезмәт итте. Районның хөрмәтле кешесе ул. Авылдашлары арасында да абруе зур. Уңган-булган хуҗабикә чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Яшелчәләре дә мул уңыш бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: