20 июньдә “Башваткыч”та апаслылар баш вата
Зәңгәр экраннарда баручы "Башваткыч" тапшыруында бик тиздән - 20 июньдә, 19.00 сәгатьтә апаслыларны күреп булачак. Әле күптән түгел генә бер төркем райондашларыбыз "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе чакыруы буенча башкалага барды. Каушаткан, дулкынландырган, эсселе-суыклы иткән минутлар инде артта калды. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, Кызыл Тау мәктәбенең татар теле...
Зәңгәр экраннарда баручы "Башваткыч" тапшыруында бик тиздән - 20 июньдә, 19.00 сәгатьтә апаслыларны күреп булачак.
Әле күптән түгел генә бер төркем райондашларыбыз "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе чакыруы буенча башкалага барды. Каушаткан, дулкынландырган, эсселе-суыклы иткән минутлар инде артта калды.
Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, Кызыл Тау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Шәрәфуллина, район мәдәният йорты җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина барлык сорауларга да тапкыр җаваплары белән сөендерделәр. Җанатарлар исә алкышларын, елмаюларын кызганмадылар.
- Апаслылар "Башваткыч" тапшыруында беренче тапкыр катнаша. Җор телле, сәләтле, тырыш халык яши сездә. Шуңа күрә дә, тапшыруны төшерү дә бер сулыштан узып китте. Инде зәңгәр экраннардан карап, аларга сокланып, көч биреп утырыр көн килде. Бу шимбәдә Җәвит Шакиров белән бергә апаслылар чыгыш ясый", - дип хәбәр итте тапшыруның иҗат төркеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев