Әлеге күңелсез хәл республиканың 10 районында булган. Моннан тыш үсмерләр арасында да агулануның 20 очрагы күзәтелгән.
Тулаем алганда, исерткеч эчемлек белән агулану очраклары 2014 елга караганда 24,7 %ка кимегән - былтыр 1198 кеше зыян күргән. Кеше башына туры килгән өлеш буенча чыгып исәпләгәндә, агуланучылар саны Минзәлә, Чистай һәм Яшел Үзәндә республиканың уртача күрсәткеченә караганда ике-өч тапкырга артыграк. Республиканың 23 районында агулану очраклары кимегән.
Чыганак:intertat.ru