Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 2019 елда “Экология“ милли проекты буенча Татарстанда 2,5 мең гектардан артык мәйданда урманнар яңартылды

    Узган елда республикада 1770 гектарда яңа урманнар утыртылды

     

    (Казан, 25 март, “Татар-информ“).

     


     

     

     

    Узган елда Татарстанда “Экология“ милли проекты буенча 2500 гектардан артык мәйданнарда урманнар яңартылды. Бу хакта “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгына биргән интервью вакытында РТ Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарирпов хәбәр итте.

     

    “ 2019 елда барлыгы 2514 гектарда урманнарны яңарту эшләре үткәрелде. Шул исәптән 1770 гектарда яңалары утыртылды. Катнаш ысул һәм технология буенча эшләп, 36 гектарда урман мәйданнары яңартылды. Табигый юл белән 542, агачларны үрчетү һәм арттыру ысулы белән 166 гектар урманнарда яңарту эшләре башкарылды“,-диде ул агентлык вәкиле белән әңгәмәсендә.

     

    Әңгәмә барышында ул шулай ук ТР урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча 2018 елда өлгергән һәм картайган урманнарда тоташтан санитар һәм сайлап алып кисү вакытында агач материаллары әзерләнүен һәм республикада урман мәйданнарының шул күләмдә кимүен белдерде. Бер үк вакытта 1128 гектарда урманнар табигый рәвештә кимегән.

     

    Татарстанда киселгән, агач материаллары әзерләнгән һәм һәлак булган урманнар мәйданы узган елда 67,5 % тәшкил итә. Бу күрсәткеч күзалланган планга карата 108% дәрәҗәсендә.

     

    2020 елда “Татарстан Республикасында урманнарны саклап калу“ төбәк проектын үтәү максатында федераль бюджеттан 197,7 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу максатчан проект буенча шуның 46,6 миллион сумына урман хуҗалыгы һәм янгын техникасы сатып алыначак. Шулай ук төбәк проекты буенча барлыгы 4,8 мең гектарда урманннар яңартылачак. 11 тонна агач орлыклары әзерләнәчәк һәм барлыгы 30 миллион төптән артык урман агачы үсентеләре утыртылачак.

     

    “Татарстан Республикасында урманнарны саклау“ төбәк проекты буенча Татарстанда 2024 елга киселгән, табигый юл белән кимегән һәм яңартылган, яңадан утыртылган урман мәйданнарының нисбәтен 100 % ка җиткерү максаты куела. Бурычны үтәү өчен ике махсус максатчан индикатор ысулы кулланылачак. Аларда гектарлар һәм акчалата күрсәткечләр билгеләнәчәк.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: