Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне

    3 сентябрь - Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш Көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә "Без белергә һәм хәтерләргә тиеш" дип исемләнгән чара узды. Биредә районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Илдар Усманов катнашты һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Ул китергән гыйбрәтле вакыйгалар күңелләрне өшетерлек. 2004 елда Бесландагы...

    3 сентябрь - Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш Көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә "Без белергә һәм хәтерләргә тиеш" дип исемләнгән чара узды. Биредә районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Илдар Усманов катнашты һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Ул китергән гыйбрәтле вакыйгалар күңелләрне өшетерлек. 2004 елда Бесландагы хәл әле һаман да тетрәндерә. 1сентябрь көнне боевиклар бер шәһәр мәктәбендә 1200 кешене тоткынлыкка алалар, шуның 330ы һәлак була, шул исәптән 180 баланың гомере вакытсыз өзелә. Китапханә хезмәткәрләре Венера Салаватова, Резеда Галәтдинова, Гөлинә Вафина "Нәрсә ул экстремизм һәм терроризм", "Моны һәркем белергә тиеш" дигән темаларга чыгыш ясадылар. "Кечкенә фәрештәләр шәһәре" фильмы да бик урынлы булды. Авыл китапханәчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.

    - Без янәшәбездә нинди кеше, нинди уй белән басып торганын белмибез. Зур шәһәрләрдә, халык күп тупланган урыннарда аеруча сак булырга кирәк. Балаларны да кечкенә яшьтән үк, нинди генә бинага алып керсәгез дә, анда керү-чыгу юлларын, запас чыгу юлларын карарга өйрәтегез, яшьләргә игътибарлы булыгыз, - диде чыгышы ахырында Илдар Усманов.

    Гөлзада Гатауллина.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: