Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 55 яшьлек райондаш ир-ат интернет аша товар алганда алдана

    Хәзер олысы-кечесе интернетта, социаль челтәрләрдә казына. Өйдән торып кына товарга заказ бирә, йә булмаса, компьютер аша гына сәүдә итә, акча эшли. Ләкин, компьютер аша кем белән тынышуыңны, акчаны кем кесәсенә салуыңны аңлап булмый, кешенең чын йөзе күренми. Шуңа күрә дә, соңыннан "ялгыштым!" диеп башын тотучылар, үкенүчеләр еш очрый. Мисал өчен,...

    Хәзер олысы-кечесе интернетта, социаль челтәрләрдә казына. Өйдән торып кына товарга заказ бирә, йә булмаса, компьютер аша гына сәүдә итә, акча эшли. Ләкин, компьютер аша кем белән тынышуыңны, акчаны кем кесәсенә салуыңны аңлап булмый, кешенең чын йөзе күренми. Шуңа күрә дә, соңыннан "ялгыштым!" диеп башын тотучылар, үкенүчеләр еш очрый. Мисал өчен, 55 яшьлек райондаш ир-ат интернет аша радиоалгычка заказ бирә һәм тиз арада банк аша акчасын да күчерә. Тик, товар килми, заказ алучы суга төшкәндәй юкка чыга.

    Арзанның бер сәбәбе була, кыйммәтнең бер хикмәте була, диләр. Күз күрмәгән арзан әйберләргә кызыгып, акчасыз да, товарсыз да калуыгыз ихтимал.

    - Караклар, алдакчылар корбаны булмагыз. Һәркемгә, һәрнәрсәгә шикләнеп карарга өйрәнегез! Мәкерле кешеләр игътибарсызлыкны, ваемсызлыкны тиз сизеп ала. Соңыннан үкенерлек булмасын, - диләр хокук сакчылары.

    Фото:http://adengo.ru/kursk-617/drugie-sfery-deyatelnosti-93/predlagayu-interesnuyu-rabotu-cherez-internet-nwa-372094.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: