Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 70 еллык парлы гаилә бәйрәменә - “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медале

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Үтәмеш авылы клубында эчтәлекле кичә узды. 70 еллык парлы гаилә бәйрәмнәрен - Рәхмәт туйларын билгеләп узган Хәйретдин һәм Нәгыймә Сәлаховларга "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медале, район башлыгынын Котлау хаты тапшырылды. Намуслы хезмәт ияләре, ил-көнгә лаек балалар үстергән парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Үтәмеш авылы клубында эчтәлекле кичә узды. 70 еллык парлы гаилә бәйрәмнәрен - Рәхмәт туйларын билгеләп узган Хәйретдин һәм Нәгыймә Сәлаховларга "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" медале, район башлыгынын Котлау хаты тапшырылды. Намуслы хезмәт ияләре, ил-көнгә лаек балалар үстергән парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин килде. Кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: