Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграр көллияттә әһәмиятле чара узды

Апас аграр көллятендә “Толерантлык – тынычлыкка юл“ дип исемләнгән акция узды

Ул Бөтендөнья толерантлык көне уңаеннан оештырылды. Студентлар үзләренең тынычлык, иминлек яклы булуларын аңлатып, алдан әзерләнгән Җир шары макетына кәгазьгә төшерелгән кул рәсемнәрен ябыштырдылар. Кәгазьгә бер-берсенә матур теләкләр яздылар. Шулай ук үзәк китапханә белән берлектә “Кешелекне хөрмәт яшәтә“ исемле китап күргәзмәсе дә төзелде. Сәхнәдә “Кулга-кул тотыныйк, дуслар“ исемле чара үтте. Биредә милләтләр дуслыгы, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә хөрмәт чагылыш тапты. Чыгышлар да дуслык, татулыкка өндәүгә багышланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев