“АгроАктив” хуҗалыгында “Кыр көне” узды
Үсемлекләрне корткычлардан саклаучы препаратлар һәм орлыклар җитештерүче оешма үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
(11 июль, “Апастово-информ”).
“АгроАктив” - замана белән бергә атлаучы, яңалыкка омтылучы хуҗалык. Биредә мул уңыш җыеп алуның серләрен яхшы беләләр, һәрдаим өйрәнәләр. Заманча технологияләргә таянып эшлиләр. Әлеге максатта хуҗалыкта 20 гектарда тәҗрибә мәйданчыгы да оештырылган. Биредә хуҗалык үсемлекләрне корткычлардан саклаучы препаратлар һәм орлыклар җитештерүче оешма белән берлектә тәҗрибә үткәрә.
“Безнең тәҗрибәне республикадан килеп өйрәнәләр. Бу – безне таныту, эшебезне күрсәтү өчен уңай күренеш. Һаман үсештә булырга тырышу, замана белән бергә атлау – хәзер бит көн таләбе”, - ди алдынгы карашлы “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов.
“Кыр көне” чарасында республиканың төрле районннарыннан килгән 50 якын авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. Алар үсемлекләрне корткычлардан саклаучы препаратлар һәм орлыклар җитештерүче оешманың эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Шулай ук көнбагыш, рапс, көзге һәм язгы бодай, арпа культураларының заманча технологияләргә таянып үстерү үзенчәлекләре белән таныштылар, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев