Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Акча өчен намусын таплаган апаслыларга үкенергә туры килә

    Акча дигәндә ниләр генә эшләми адәм баласы. Акчасы да гел кызыктырып тора, дөньясы да һаман байлык кууга корылган кебек. Кеше күңелендә дә комсызлык, нәфес дигән әйберләр баш калкыта. Үз көчең, гадел юл белән булдырганга шөкер итеп яшисе урында, ялгышабыз, абынабыз, җинаять корбаны булабыз түгелме? Ә соңыннан хәрәм акчаны үкенүләр, күз...

    Акча дигәндә ниләр генә эшләми адәм баласы. Акчасы да гел кызыктырып тора, дөньясы да һаман байлык кууга корылган кебек. Кеше күңелендә дә комсызлык, нәфес дигән әйберләр баш калкыта. Үз көчең, гадел юл белән булдырганга шөкер итеп яшисе урында, ялгышабыз, абынабыз, җинаять корбаны булабыз түгелме? Ә соңыннан хәрәм акчаны үкенүләр, күз яшьләре, уфтанулар алмаштыра. Кырын юл белән кергән табыш хәләл малыңны да алып чыгып китә. Алданган, абынган райондашларның ачы тәҗрибәсе башкарларга да сабак булырлык! Акчаны тир түкмичә, тырышмыйча гына табып булмый, җитеш тормыш та Законга каршы гамәлләр белән бәрәкәтле булмый.

    53 яшьлек ир-ат эше урыны булуга, даими хезмәт хакы килеп торуга да карамастан, районның эш һәм мәшгульлек үзәгенә исәпкә баса. Килешү төзегәндә эшмәкәр булып теркәлмәве, беркайда да эшләмәве шарт булып, эшкә урнашкан очракта бу хакта тиз арада хәбәр итәргә кирәклеген белсә дә, бу шартлар үтәлмәгән очракта күчкән акчаны кире кайтарырга кирәклегеннән хәбәрдар булса да, ул тыныч кына яши бирә. Бер үк вакытта эшсезлек буенча пособие дә, хезмәт хакы да килеп тора. Ләкин кырын гамәл бик тиз ачыла. Әлеге ир-атка суд каршына басарга, гаебен танып, гафу үтенергә туры килде. Ләкин инде эш узган. Закон бозган һәркем җәзасын алырга тиеш. Ялган мәгълүматлар биреп, федераль бюджет акчасына кул сузган райондашка китергән зыянны кире кайтарырга, суд карары белән 10 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килде.

    Ялгышлар кабатланып тора. Алдын-артын уйламыйча, ялган документлар белән акча алырга теләүчеләр еш очрый. 51 яшьлек ир дә югары да тасвирланган юл белән акча ала, федераль бюджетка зыян сала. Бу райондашыбызның да эзенә тиз төшәләр. Аңа да гаебен танудан, зыянны кире кайтарудан башка чара калмый. Шулай ук 10 мең сум хәләл акчасын да штрафка сарыф итәргә туры килә.

    Чит кешенең хаталары һәркем өчен гыйбрәт булсын иде. Чит гамәл күпме генә яшерергә тырышсаң да, ул иртәме-соңмы калкып чыга, аның өчен кайчан да булса барыбер бер түләргә туры киләчәк. Тыныч тормышыбызны акча бәрабәренә тынычсызларга, намусыбызны тапларга кирәкми.

    Радик Кәримуллин, җәмәгать судьясы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: