Акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченко һәм аның дусты Марий Эл Республикасында бераз утырганнан соң ялган документлар белән Санкт-Петербургка качмакчы булганнар
Игорь Богаченко һәм Илья Кострубин корган планның кайбер мәгълүматлары билгеле булды. Алар ялган документлар ясатканнан соң Санкт-Петербург шәһәренә юл тотарга план корганнар, - дип хәбәр итә Эчке эшләр Министрлыгы мәгълүмат хезмәте. Оперативниклар аларның коралын һәм урланган акчаның якынча яртысын тапканнар. Ә калган өлешен алар дусларына, туганнарына таратып һәм юлдагы яшерен...
Игорь Богаченко һәм Илья Кострубин корган планның кайбер мәгълүматлары билгеле булды. Алар ялган документлар ясатканнан соң Санкт-Петербург шәһәренә юл тотарга план корганнар, - дип хәбәр итә Эчке эшләр Министрлыгы мәгълүмат хезмәте. Оперативниклар аларның коралын һәм урланган акчаның якынча яртысын тапканнар. Ә калган өлешен алар дусларына, туганнарына таратып һәм юлдагы яшерен урыннарга качырып өлгергәннәр. Хәзер аларга карата җинаять эше кузгатылган. Һәм алар кулга алынганнар.
Источник:http://prokazan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев