Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Акхуҗа авылында барлык авыл халкы бердәм көч белән мәчет төзиләр

    Инде ничә еллар хыялланып кына узса да, Алланың биргәненә шөкер, узган ел Хайруллин Галимҗанның хыялы тормышка ашты. Аның тарафыннан һәм авыл яшьләре белән уртак фикергә килеп, Акхуҗа авылында мәчет булдыру эшләрен башлап җибәрергә сөйләшенде. Һәм озакка да сузмыйча, авыл яшьләренең җитезлеге белән мәчетнең фундаменты салынып куелды. Авылның һәрбер йортына кереп,...

    Инде ничә еллар хыялланып кына узса да, Алланың биргәненә шөкер, узган ел Хайруллин Галимҗанның хыялы тормышка ашты. Аның тарафыннан һәм авыл яшьләре белән уртак фикергә килеп, Акхуҗа авылында мәчет булдыру эшләрен башлап җибәрергә сөйләшенде. Һәм озакка да сузмыйча, авыл яшьләренең җитезлеге белән мәчетнең фундаменты салынып куелды. Авылның һәрбер йортына кереп, кешенең мөмкинчелегенә карап, кем күпме бирә ала, шулай акча тупладык. Алланың рәхмәтләре яусын, беркем дә борып чыгармады, хәлләреннән килгәнчә, үзләре исеменнән дә, балалары исеменнән дә бирделәр. Авылдан китеп, кай тарафларда гына яшәсәләр дә, мәчет төзү өчен беркем дә кырыйда калмыйча, үзләренең өлешләрен керттеләр. Биргән сәдакалары өчен меңләгән рәхмәтләребезне белдерәбез. Шул сәдака, әти-әниләре, туганнарына, барча әрвахларга дога булсын, юлларда йөргәндә хәвеф-хәтәрсез йөрергә насыйп булсын. Амин. Шулай итеп, тамчыдан күл җыелды. Җыелган акчага барлык тезелеш материаллары: кирпечләр, калайлар, манарага ай кайтартылды. Эшләүчеләрне яллап, мәчетнең стенасы да өелеп куелды. Бераз вакыттан соң башын да ябып киттеләр. Мәчет тезелешенә акчалата да, әйберләтә дә ярдәм итүчеләрне язып үтәсе килә. Иң беренче - Абдулманов Фәһим. Бик зур тырышлык күрсәтүче, кирәк әйберләрне барлап, осталарны табучы ул булды. Гомере буе кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын. Апас мәчете мулласы Мирхәт хәзрәт гозер белән баргач борып чыгармады, акчалата ярдәм итте. Хабибуллин Илдар үзенә йорт җиткерсә дә, күп ярдәм күрсәтте: түшәм матчасы, идән аратасы, вак ташлы ком, такталар һәм акчалата да бирде. "Свияга" берләшмәсеннән материаллата ярдәм - 10 куб. такта булды. Хайруллин Фәһим 1 кап силикат кирпич һәм угольниклар, Мәрдәнов Айдар 6 метр угольник, Хайруллин Фидаиль 2 рулон рубироид һәм арматур чыбыклар, Садриев Шәйхетдин эш кораллары: көрәк, чиләкләр, стена ныгыту өчен арматурлар, Абдулманов Фәһим тимер ишек һәм угольниклар бирде. Казан каласында эшләүче авыл яшьләре җыелып 3 тонна цемент кайтардылар. Аларның исемнәре: Сәйхунов Рафаэль, Сәйхунов Рамиль, Сәйхунов Рәнис, Хайруллин Фердинанд, Хасанов Ильдар, Зантимиров Фирдүс, Курамшин Нәҗип, Заһидуллин Рифкәт, Насыйхов Рим. Менә бит бердәмлектә - көч. Без булдырабыз! Мәчетнең тышкы эшләре бетеп, бикләп алынды. Эчке эшләрен дә шулай бердәм булып эшләтеп, мәчетне ачу тантанасына да ирешергә насыйп булса иде. Без бу эшләнгән эшләргә бик шатбыз. Бар халык та шулай сөенәдер дип уйлыйбыз. Авылыбызда бит иман йорты калкып чыкты. Без авыл халкына, үз өлешен керткән һәрбер кешегә газета аша меңләгән рәхмәтләребезне әйтеп калабыз.

    Сәдака җыюлар дәвам итә. Бердәм булып, мәчеттән азан тавышлары да ишетергә язсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: