Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Аксулылар ял иттерде

    26 мартта Урта Балтай мәдәният йорты үзенчәлекле кунаклар кабул итте. Күрше Буа районыннан килгән яшь артистлар - Аксу урта мәктәбенең театр түгәрәгенә йөрүче укучылар иде. Алар тамашачыга Данил Салиховның "Язмыш" спектаклен күрсәттеләр. Халык телендә Кишер Аксуы буларак билгеле авылны тирә-якта һәрберебез ишетеп белә. Бу авыл тагын татар дөньясында үзенең мәшһүр...

    26 мартта Урта Балтай мәдәният йорты үзенчәлекле кунаклар кабул итте. Күрше Буа районыннан килгән яшь артистлар - Аксу урта мәктәбенең театр түгәрәгенә йөрүче укучылар иде. Алар тамашачыга Данил Салиховның "Язмыш" спектаклен күрсәттеләр.
    Халык телендә Кишер Аксуы буларак билгеле авылны тирә-якта һәрберебез ишетеп белә. Бу авыл тагын татар дөньясында үзенең мәшһүр улары - биш бертуган Шәрәфләре белән данлыклы. Бүгенге көндә Апас районының төп гаделлек сакчысы булган Фәридә апа Галәветдинова, үзен тырыш укытучы һәм сәләтле җитәкче буларак таныткан Илдар Хәйбуллин һәм башкалар әлеге җирлектә башлангыч алганннар. Өч район чигендә урнашкан Аксуда бүгенге көндә 600дән артык халык исәпләнә. Бүгенге көндә авылда урта мәктәп эшли һәм анда 80 бала белем ала. Балалар бакчасы, дин, мәдәният учаклары тулы көченә эшли. Кишер Аксуының уңган, тырыш халкын яхшы белгәнгәме, халык тамаша кылырга тирә-як авыллардан да күп иде. Артистлар да һич сынатмады. Алар үзләрен гаҗәеп дәрәҗәдә оста, сәләтле итеп күрсәттеләр. Әлеге спектакль "Ният-2016" төбәкара театр фестивалендә беренче урынга лаек булган. Гомумән, бу аларның беренче генә җиңүләре түгел, инде ничә ел рәттән Гран-при, беренче урынга лаек булалар.
    Спектакль тамашачыга бик ошады. Кайбер урыннарда күз яшьләрен тыеп тору мөмкин түгел иде хәтта. "Әле беткәннән соң да аның тәэсиреннән арына алмый тордык"- диде кайберәүләр. "Бик мәгънәле, гыйбрәтле әсәр, әмма кыскарак булды" - диючеләр дә булды. Ничек кенә булмасын, 27 нче март- театр көненә бик әйбәт бүләк булды ул.
    Киләчәктә дә дуслык җепләрен ныгытырга дип, бик канәгать калып, күп рәхмәтләр белдереп китте Аксулылар.

    Лилия Җамалиева,

    Урта Балтай мәдәният йорты директоры.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: