Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Актив хәбәрчебез Лира Яруллина – җиңүче

    Башкаладан сөенечле хәбәр килеп иреште. “Апас“ якташлык җәмгыяте оештырган фотосурәтләр бәйгесендә Чүрибураш авылыннан Лира Яруллина җиңү яулаган.

    (4 март, “Апастово-информ“).


    Апас районын сурәтләп матур, үзенчәлекле фотоларны якташлык җәмгыятенә юлларга кирәк иде. Табигать күренеше, йорт, капка, нәни сабый, сөйкемле әби, бабайны фотога төшерү һәм җәмгыятьнең инстаграм битенә язылу шарт булып торды.

    Бүген – 4 март көнне нәтиҗәләр ясалды. Иң күп фотолар җибәргән һәм инстаграм битендә лайклар җыйган Лира Яруллина башкалага чакырылып бүләкләнде. “Апас“ якташлар җәмгыятенең җитәкчесе Марат Нуриев аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу хакта алар инстаграм битендә хәбәр итте.

    Лира апа Яруллина редакция белән дә тыгыз элемтәдә тора. Алдарак укучыларының иҗат эшләрен юлласа, хәзер матур фотолары белән бүлешә. Хәбәрчебезне чын күңелдән котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: