Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Алай да “вай”, болай да...

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров, район "Госалкоголь», кулланучылар хокукларын яклау бүлеге баш белгече Гөлнара Абдрахманова Сатмыш, Акхуҗа, Ындырчы, Шәмбалыкчы һәм Болынбалыкчы авыл җирлекләрендә урнашкан кибетләр эше белән танышып кайттылар. Бу эшлекле сәфәрнең бер максаты сәүдә нокталарындагы товар ассортименты, пешкән ипи, халыкка көн дә кирәкле азык-төлеккә бәяләрне күзәтү, кирәк...

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров, район "Госалкоголь», кулланучылар хокукларын яклау бүлеге баш белгече Гөлнара Абдрахманова Сатмыш, Акхуҗа, Ындырчы, Шәмбалыкчы һәм Болынбалыкчы авыл җирлекләрендә урнашкан кибетләр эше белән танышып кайттылар. Бу эшлекле сәфәрнең бер максаты сәүдә нокталарындагы товар ассортименты, пешкән ипи, халыкка көн дә кирәкле азык-төлеккә бәяләрне күзәтү, кирәк булса, урында ук киңәшләр бирү һәм чара күрү белән бәйле иде. Бер үк вакытта бу комиссия сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сату әйләнеше белән кызыксынды, аларның моңа лицензияләре булуын да карады. Рөхсәте булган шундый кибетләрдә ЕГАИС электрон исәп системасын урнаштыру һәм закон кушканча куллану, аны бердәм РАР (РОСАЛКОГОЛЬРЕГУЛИРОВАНИЕ) мәглүмат базасына тоташтыру белән дә кызыксындылар. Шамил Гаффаров әйтүенчә, ел башыннан ЕГАИС системасы районның 85 сәүдә ноктасына урнаштырылып, "Госалкоголинспекция", РАР бердәм мәгълүматлар базасына тоташтырылган инде. Моңа рөхсәте булган сәүдә нокталарында дәүләт исәпләвенә, тиешле отчетларга кертелеп, 1 мартка 33000 литр төрле алкогольле продукция сатылган. 33 тонналы зур бер цистерна бу... Узан елның шушы ике аенда бу күрсәткеч 30000 берәмлек булган.

    -Дәүләт рәсми статистикасында алкогольле эчемлек күләмен ДАЛ берәмлеге белән күрсәтәләр. Нәрсә соң ул ДАЛ берәмлеге? Редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр бар,-дип сорадым мин Шамил Гаффаровтан.

    -Гадиләштереп әйтсәк, ДАЛ шартлы берәмлеген унга тапкырларга кирәк, 1 дал (декалитр) берәмлек ул 10 литр алкогольле эчемлек күләме дигән сүз. Моңа сыра да, составында спирт булган бөтен төр алкогольле эчемлекләр дә керә,-диде ул җавапка.

    -Ә менә ЕГАИС системасына кушылмыйча гына кибеттә аракы, сыра сатылса гаеплеләргә нинди җәза каралган?

    -Бу сәүдә ноктасының моңа лицензиясе бар икән-ул алкоголь базары әйләнешен күзәтү, хокук саклау дәүләт органнары тарафыннан кире алына, товар конфискацияләнә һәм бик зур суммалы штраф санкцияләре кулланылачак.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: