Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Алдан язылган...

    Әйткән булсалар, яки алдан белгән булсам, болай булмас иде... Алинә менә шундый сүзләр белән үзен юатырга тырышты. Күз яшьләрен сөртеп, янында йоклап яткан сабыена карады ул. Аның бар юанычы, өмете шушы нарасыйда иде. Әти-әни назында үсте Алинә. Киясен киде, ашыйсы килгәнен ашады дигәндәй. Тик бердәнбер көнне бар да юкка чыкты....

    Әйткән булсалар, яки алдан белгән булсам, болай булмас иде...

    Алинә менә шундый сүзләр белән үзен юатырга тырышты. Күз яшьләрен сөртеп, янында йоклап яткан сабыена карады ул. Аның бар юанычы, өмете шушы нарасыйда иде.

    Әти-әни назында үсте Алинә. Киясен киде, ашыйсы килгәнен ашады дигәндәй. Тик бердәнбер көнне бар да юкка чыкты. Йөзендәге елмаю бетмәс-төкәнмәс сары сагыш төсенә әверелде. Нишләтәсең бит?! Шулай язган... Шулай язган бит аңа...

    Үзенең туй көнен бик көтте ул. Инде менә өзелеп көткән көне. Ак күлмәк - ак хыяллар. Тик бу көтелгән көн әти-әнисенең соңгы көненә әверелде. Машиналар тезелешеп урам әйләнделәр. Бар да шат, күтәренке күңелле, йөзләрдә елмаю иде. Тик... Әти-әнисе утырган машина өстенә көтелмәгәндә каяндыр чыгып, "Камаз" килеп керде. Шул мизгелдән Алинәнең йөрәге әйтерсеңлә туктады. Күз яшьләрен тыя алмады, ул әйтерсеңлә тере мәет иде... Янда сөйләнгән юату сүзләре дә бу вакытта урынсыз, туй күлмәгенең дә матурлыгы калмады кебек, ирен - тормышта терәк итеп сайлаган ярын да күзләре инде күрми....

    Ашларын үткәреп җибәргәннән соң, Алинә үзенең йөкле икәнен белеп ала һәм янәдән күзендә яшәү мәгънәсе чагыла башлый, яшәргә өмете арта. Ул бит җиһанга яңа гомер бүләк итәчәк.

    Ире Илдус көне-төне эштә. Алинәнең үзенең сөенечле хәбәрен тизрәк җиткерәсе килә. Кайнар ризыклар белән каршы алырга әзерләнә ул үзенең ирен. Тик ире бу көнне дә, икенче көнне дә күренми. Аны ерак төбәккә командировкага җибәрәләр. Тик анда барып җиткән хәбәрләре булмый. Алинә көтә-көтә тагын элеккеге халәтенә кайта. Аның моңсу карашы тик ишектә һәм тәрәзәдә генә була.

    Атна үтә, айлар үтә... Гомерлеккә дип сайлаган яры күренми. Алар киткән төркем әйтерсең юкка чыккан, алар турында бернинди хәбәр дә җиткерүче юк.

    Алинә ялгыз аккош сыман, нишләргә белми, янәшәсендә сөйләшергә кешесе дә юк. Әти-әнисе юк, ире кайтмый... Саташыр дәрәҗәгә җитә. Тик карынындагы сабые гына аңа яшәү өмете бирә.

    Кайнар тиргә батып, күз яшьләренә төрелгән килеш уянып китә беркөнне Алинә. Ул төш күрә. Төшендә ул ярсый-ярсый елый икән. Үзе елаган тавышына үзе уянып китә. Куркып торып баса һәм кинәт хәрәкәтләнгәнлектән эче авырта башлый. Шулай ул больницага эләгә.

    Төштә еласаң - сөенечкә диләр. Һәм бу көнне күптәннән зарыгып көткән сабыен кулын ул кулына ала.

    Авыр мизгелләр, кыен авыртулар күңелдә мәңгегә калыр, тормышны дәвам итеп булмас иде кебек. Тик сабыен кулына алгач, ул яшь чагындагы кебек назлы елмая, яшәү теләге арта. Нарасыен күкрәгенә кысты, әйтерсең бар булган наз-җылысын аңа бирәсе килде. Сабые Алинәгә гөнаһсыз күзләре белән туп-туры карады. Бу татлы мизгел Алинә күңелендә мәңгегә калачак... Бу сөенечен ул әти-әнисе, ире белән бүлешер иде. Тик юк шул... Булмый...

    Әйткән булсалар, яки алдан белгән булсам, болай булмас иде...Алинә гел шушы сүзләрен кабатлады.

    Телефон чыңлаган тавышка Алинә уянып китә. Сабые әле йоклый. Кем булыр бу? Шулай иртә кем шалтырата икән? Алинә телефонын кулга алып, таныш булмаган номерны күрде. Җавап бирмәскә иде аның уенда, таныш кеше түгел бит дип уйлады. Тик нигәдер бу шалтырауга җавап бирергә булды. Әкрен генә телефонын колагына куеп: "Әйе, тыңлыйм,"- диде. "Җаным, мин исән. Мин кайттым. Ач ишегеңне"- диде аңа телефоннан таныш һәм назлы тавыш.

    Язмышны алдан белеп һәм яңадан яздырып алып булмый. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә үз язмышын язып биргән инде... бары тик сабыр канатларында тибрәлергә һәм дөрес юлдан китәргә көчебез җитсен.

    Лия Мөхәммәтгарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: