Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Альмирны министр котлады

    Апас мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Альмир Михайловны Татарстан Эчке эшләр министрлыгына кунакка чакырдылар. Генерал Артем Хохорин аны Россиякүләм "Полицейский дядя Степа" балалары иҗат конкурсының Татарстан этабында җиңеп чыгуы белән котлады һәм Диплом, истәлекле бүләк тапшырды. Дипломантның әнисе, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнарның хокукларын яклау инспекторы, лейтенант Рания Михайлова балаларны...

    Апас мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Альмир Михайловны Татарстан Эчке эшләр министрлыгына кунакка чакырдылар. Генерал Артем Хохорин аны Россиякүләм "Полицейский дядя Степа" балалары иҗат конкурсының Татарстан этабында җиңеп чыгуы белән котлады һәм Диплом, истәлекле бүләк тапшырды. Дипломантның әнисе, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнарның хокукларын яклау инспекторы, лейтенант Рания Михайлова балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Апас мәктәбендә һәм гомумән, районда киң колачлы чаралар үткәрелүен билгеләп үтте.

    -Улым укыган 2А сыйныфы җитәкчесе Гөлшат Камил кызы Насретдиновага барлык әти-әниләр исеменнән рәхмәт. Пластилиннан ясалган картина гаҗәеп матур, анда улым сыйныфташларының кул җылысы да бар. Министрлык балалар арасында күп төрле конкурс-акцияләр үткәрә. Аларның һәркайсында актив катнашыгыз. Ә анда җиңеп, министр кулыннан бүләк алу бала өчен чиксез зур вакыйга һәм горурлык ул,-ди балалар инспекторы.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: