Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Алтын алка“ боз сарае яңа сезонны яңалыклар белән каршылый

    Җәен аның бозы эретелеп, яңасы катырылды, суыту, җилләтү җиһазларына планлы профилактика эшләре үткәрелде.

    Аңа керү юлында тимер конструкцияләрдән бик матур инсталляция ясалды. Яшь хоккейчылар ике атна элек яңа бозда беренче күнегүләрен үткәрде. Шимбә көннәрендә хоккей мәйданчыгында ирекле шууга район халкы, яшьләр бик теләп йөри.

    -“Алтын алка“ да бу сезонда да дистәләгән хоккей турнирлары үткәреләчәк, секциядә тупланган барлыгы 18 төркемдә 260 бала спортның бу төре белән яратып шөгыльләнә, балалары белән бергә әти-әниләр дә бозда ирекле шууга күпләп килә,-ди аның директоры Рамил Мөхетдинов.(0+)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: