Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ана дигән бөек исемнең кадерен бел!

    Апас район прокуратурасы җинаять эше кузгатылган 38 яшьлек бер хатын-кызга дәүләт гаепләвен яклады. Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 156 нчы маддәсе буенча гаепле дип табылды. Бу маддә балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә үз бурычларыңны тиешенчә үтәмәү турында. Судта исбат ителгәнчә, 4 яшьлек баланың әнисе сабыйны тәрбияләү бурычларын тәмам онытып, аның сәламәтлеге, физик...

    Апас район прокуратурасы җинаять эше кузгатылган 38 яшьлек бер хатын-кызга дәүләт гаепләвен яклады.

    Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 156 нчы маддәсе буенча гаепле дип табылды. Бу маддә балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә үз бурычларыңны тиешенчә үтәмәү турында. Судта исбат ителгәнчә, 4 яшьлек баланың әнисе сабыйны тәрбияләү бурычларын тәмам онытып, аның сәламәтлеге, физик үсеше турында кайгыртудан читләшкән. Әни кеше спиртлы эчемлекләр белән чамадан тыш мавыгып, бик еш үз баласын караучысыз калдырган, аның белән тупас мөгамәләдә булган. Шул җинаятчел гамәлләре белән ул баланың сәламәтлегенә физик һәм рухи зыян китергән.

    Суд утырышы барышында гаепләнүче 38 яшьлек бу хатын-кыз үз хатасын тулысынча таныды. Шуны истә тотып, суд карары белән аңа 5 мең сумлык административ штраф җәзасы кулланылды.

    Альмир Гаптелганиев, район прокуроры ярдәмчесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: