Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аналарның теләге изге

Апаста яшәүче Лилия Бәдретдинова да сайлауларда үз тавышын бирде. Ул шулай ук сайлау комиссиясе әгъзасы да.

(9 сентябрь, “Апастово-информ”).


Булат Апас урта мәктәбен тәмамлагач, башта Казан танк училищесында белем ала, офицер дәрәҗәсендә хәрби хезмәтен үти. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә эшкә урнашканына бер ел да булмый, илебездә өлешчә мобилизация башлана. Хезмәте буенча бронь алу мөмкинлеге булса да, Булат хәрби операциядән читтә калмый. Иң беренче сафларда ук иминлек сагына китә.

Апас егете, батальон командиры Булат Бәдретдинов узган ел Батырлык ордены белән бүләкләнде. Ул “Батырлык өчен” медале иясе дә.

Бүген Фәнис абый белән Лилия апаның уллары белән горурланып яши, түземсезлек белән дөньялар тынычлануын һәм аның исән-имин кайтуын көтәләр.

“Тизрәк тынычлык урнашсыз, балаларыбыз җиңеп катсыннар дигән теләктә сайладым”, - ди Лилия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев