Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Аналык вазифаларын үтәмәүче өч бала анасы...

    Үзенең аналык вазифаларын үтәмәүче өч бала анасына карата хөкем карары чыгарылды. Район прокуратурасы тору урыны да булмаган 29 яшьлек ханымга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен куәтләде. Суд тарафыннан әни кешенең озак вакытлар дәвамында кече яшьтәге өч баласын тәрбияләү белән шөгыльләнмәве ачыклана. Ул исерткеч эчемлекләр белән мавыга, балаларын караучысыз...

    Үзенең аналык вазифаларын үтәмәүче өч бала анасына карата хөкем карары чыгарылды. Район прокуратурасы тору урыны да булмаган 29 яшьлек ханымга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен куәтләде. Суд тарафыннан әни кешенең озак вакытлар дәвамында кече яшьтәге өч баласын тәрбияләү белән шөгыльләнмәве ачыклана. Ул исерткеч эчемлекләр белән мавыга, балаларын караучысыз калдыра, алар белән үзен дорфа тота. Балаларны ашатмый, саф һавага алып чыкмый. Нәтиҗәдә, балалар еш авырый, физик һәм психик тайпылышлар күзәтелә. Район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов хәбәр иткәнчә, әлеге ханымга 10 процент хезмәт хакын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән, 8 айга төзәлү эше рәвешендә җәза бирелә. Суд карары үз көченә кергән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: