Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апам-сердәшем

    Ул минем яраткан апам да, фән серләренә төшендергән сөекле укытучым да, кирәк чакта киңәшчем, терәгем, иң ышанычлы сердәшчем дә. Хатын-кызларга хас булганча мөлаемлек тә, әниләрчә кайгыртучанлык, ягымлылык та, укытучыларга хас булганча таләпчәнлек, тирән белем, үз фәненә, үз һөнәренә бирелгәнлек тә аны бизәүче сыйфатлар. Кыз туганы булган кеше бәхетле диләр. Шушы...

    Ул минем яраткан апам да, фән серләренә төшендергән сөекле укытучым да, кирәк чакта киңәшчем, терәгем, иң ышанычлы сердәшчем дә. Хатын-кызларга хас булганча мөлаемлек тә, әниләрчә кайгыртучанлык, ягымлылык та, укытучыларга хас булганча таләпчәнлек, тирән белем, үз фәненә, үз һөнәренә бирелгәнлек тә аны бизәүче сыйфатлар.

    Кыз туганы булган кеше бәхетле диләр. Шушы бәхетнең ни дәрәҗәдә татлы һәм алмаштыргысыз булуын көн саен, сәгать саен исбат итеп торучы өч апамның иң олысы - Фирдәвес Бикмурзина. Үзенең язмышын, тормышын туган авылы белән бәйләгән, бар булмышын туган мәктәбендә укучыларга белем бирүгә багышлаган Борнашның үз кызы ул. Балачак хыялын тормышка ашырып мәктәпкә килүенә дә 32 ел вакыт узып киткән. Шушы еллар эчендә биология дигән кызыклы фәннең асылына төшендергән, күпме баланың йөрәгенең иң түрендә онытылмас урын алган, гади укытучыдан директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән ул. Укучыларның фән буенча ирешкән уңышларында да, төрле мәдәни чараларда катнашып үрләр яулавында да аның өлеше бәясез. Мәктәп бакчасының мул уңыш белән сөендерүе дә аның тырышлык нәтиҗәсе.

    Тормыш ничек кенә сынаса да, киң һәм нечкә күңелле, эчкерсез, ачык йөзле булып кала белде апам. Елар өчен сәбәпләр чыгып торганда да, үзендә елмаерга көч тапты. Ике кызын да үзе үрнәгендә тырыш, булдыклы, сабыр, белемле, олысына-кечесенә ихтирамлы итеп үстерә белде. Хәзер ике оныгы өчен җынын да өзеп бирергә әзер булган дәү әни ул.

    Табигатьне аңлаучы, матурлыкны, гүзәллекне яратучы, дуслыкны бәяләүче, туганлыкның кадерен белүче, тормышка, иҗатка, мәдәнияткә гашыйк апамның 55 еллык гомер юлындагы һәр көнен матур эзләр бизи. Шул эзләрдән атлап килгән балалар, оныклар игелеген күреп, укучылар, дус-туганнар хөрмәтен тоеп озак еллар яшәргә язсын аңа!

    Ләйлә Шиһабиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: