Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас аграр көллиятендә белем көне

    1 сентябрь - Белем көнендә Апас аграр көллияте дә студентларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Инде берничә ел бергә белем алган яшьләр бер-берсе белән күрешеп, сөйләшеп туймыйлар. Әти-әниләре белән көллияткә яңа аяк баскан беренче курслар биредәге матурлык, уңайлык белән танышалар. Укытучылар-мастерлар да студентлар янында кайнашалар. Барысы да сагынышканнар. - Безнең...

    1 сентябрь - Белем көнендә Апас аграр көллияте дә студентларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Инде берничә ел бергә белем алган яшьләр бер-берсе белән күрешеп, сөйләшеп туймыйлар. Әти-әниләре белән көллияткә яңа аяк баскан беренче курслар биредәге матурлык, уңайлык белән танышалар. Укытучылар-мастерлар да студентлар янында кайнашалар. Барысы да сагынышканнар.

    - Безнең көллияттә 300 студент белем ала, шуның 80гә якыны беренче курска килүчеләр. Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Буа, Яшел Үзәннән килеп укучылар шактый. Үзебезнең районнан да белем алучылар күп. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап килүчеләрдән тыш, хисапчы белгечлеге алу өчен унберенче сыйныфтан соң килүчеләр бар, - ди директор урынбасары Гөлүсә Галләмиева.

    Актлар залы бәйрәмчә бизәлгән. Тантананы көллият директоры Фаил Курамшин ачып җибәрде. Көллиятнең уңышлары турында горурланып сөйләде ул. Дус-тату коллектив менә күп тармак белгечләр дә хәзерли. Беренче курсларга да теләкләрен җиткерде җитәкче. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Заһидуллин да көллияттә еш кунак. Студентларга район башлыгының бәйрәм котлавын юллады ул.

    - Авыл хуҗалыгы өчен иң кирәкле һөнәр ияләре хәзерлисез. Районның һәр хуҗалыгында сезнең егет-кызлар тырышып хезмәт куялар. Горурланырлык эшләрегез күп, алга таба да сынатмагыз, - диде ул.

    Чыгышы ахырында кыр эшләре чорында аеруча намус белән хезмәт иткән егетләр - Динар Зәйнуллин белән Наил Гөбәйдуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Укуда һәм хезмәттә актив бер төркем студентларны көллият директоры Фаил Курамшин сәхнәгә чакырып хөрмәтләде. Әти-әниләр исеменнән Кама Тамагыннан килгән Радик Насыйбуллин үз теләкләрен җиткерде.

    Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп кыңгырау чыңлады. Уңышлы, тыныч еллар килсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: