Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас алмагачлары һәм чәчәкләр суга сусамасын өчен

Апас штп башкарма комитеты башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов һәм район башкарма комитеты шоферы Раиль Имаметдинов Буа осталары казыган мини-артезианнан нибары 15 метр тирәнлектән чыккан күз яшедәй чип-чиста суны китапханә янәшәсендәге 50 кубометрлы махсус цистернага 10 сәгатьтә тутырдылар. Су бары тик алмагач бакчасы, хакимият каршындагы чәчәк бульвары ихтыяҗлары өчен генә кулланылачак. Сиптерү...

Апас штп башкарма комитеты башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов һәм район башкарма комитеты шоферы Раиль Имаметдинов Буа осталары казыган мини-артезианнан нибары 15 метр тирәнлектән чыккан күз яшедәй чип-чиста суны китапханә янәшәсендәге 50 кубометрлы махсус цистернага 10 сәгатьтә тутырдылар. Су бары тик алмагач бакчасы, хакимият каршындагы чәчәк бульвары ихтыяҗлары өчен генә кулланылачак. Сиптерү өчен аерым насос куелды.

-Үзәк паркта да шундый ук тирәнлектән су чыкты, анда да зур су сыешлыгы, басым белән сиптерү насосы, тамчылы сугару системасы куюга әзерлек бара,-ди Апас "мэры". -Район Пенсия фонды, авыл хуҗалыгы идарәсе, ЗАГС каршындагы һәм Ленин урамындагы чәчәклекләрне сугару өчен дә шундый ук мини-скважиналар казылып, сугару системасын булдыру фикеребез бар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бу турыда хәбәрдар һәм безгә бик теләп булыша. Барысы да барып чыкса, Апас урам су челтәрләренә, җирле бюджетка йөкләнеш нык кына кимиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев