Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас балалары ришвәтчелеккә каршы

Апас үзәгендә “Иҗат коррупциягә каршы” дип исемләнгән рәсемнәр һәм плакатлар бәйгесе узды.

    (22 август, “Апастово-информ”).

   Район хакимияте каршы балаларның шатлыклы авазларыннан гөр килеп торды. Биредә балалар арасында рәсем бәйгесе узды. Бәйге “Коррупциягә – юк, дип әйтик” темасына багышланган иде.

  Рәсемнәрдә балалар намуслы, тату тормыш иткәндә, бер-береңә хөрмәт белән караганда, гадел һәм мәрхәмәтле булганда гына бәхетле киләчәк төзергә мөмкинлеген чагылдырырга тырыштылар.


 “Чара балалар өчен бик күңелле дә, файдалы да узды. Ришвәтчелекнең җәмгыятькә зур зыян салуын яшьтән белеп, аңлап үсүләре сөендерә”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

  Балаларның рәсемнәре барысы да игътибарга лаек иде. Һәр балага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Шулай ук балалар белән әңгәмә дә узды, алар белән ришвәтчелек хакында сөйләшеп, фикерләрен дә тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев