Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас балаларының юкны бушка аудырырга вакытлары юк

    Апасның моннан 6 еллар элек төзелеп файдалануга ташырылган "Алтын алка" Боз Сарае аренасындагы бозны быел эретеп яңабаштан катырып мәшәкатьләнмәделәр. Тиешенчә файдалану режимы катгый саклангач, бу артык чыгымнар дөрес булмас иде. Хәер, җәйге каникулларда Боз Сараен ябып куючы да булмады. Балалар, олылар биредә бозда шуды, җиңел һәм авыр атлетика, хоккей күнекмәләре...

    Апасның моннан 6 еллар элек төзелеп файдалануга ташырылган "Алтын алка" Боз Сарае аренасындагы бозны быел эретеп яңабаштан катырып мәшәкатьләнмәделәр. Тиешенчә файдалану режимы катгый саклангач, бу артык чыгымнар дөрес булмас иде. Хәер, җәйге каникулларда Боз Сараен ябып куючы да булмады. Балалар, олылар биредә бозда шуды, җиңел һәм авыр атлетика, хоккей күнекмәләре үткәрү тукталмады. Быелгы яңа сезонга балалар кабул итү дә төгәлләнеп килә инде. Секция-түгәрәкләргә язылучылар саны 270 тән арттты һәм дәвам итә. Бүген биредә хоккей секциясендә 6 яшьтән 17 яшькәчә 250 бала график-расписание буенча көндәлек күнекмәләр үтә.

    Тренерлар Булат Хисамов, Дамир Низаметдинов, Ленар Мотыйгуллин аларның барысын да укуга җитди карый, араларында бик тә өметлеләре бар дип мактыйлар. Иң мөһиме-балалар сәламәтлеге, аларның юкны бушка аударып йөрергә вакытлары калмый, дип тә өстиләр. Бик кызганыч, кызлар өчен фигуралы шуу секциясе эше әлегә вакытлыча туктап тора, чөнки Казаннан килеп эшләүче махсус белемле тренер апалары авырып киткән. Былтыр фигуралы шуу түгәрәгендә 30 кыз бала спортның бу төре белән бик яратып шөгыльләнгән иде.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: