Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас батыр райондашы белән хушлашты

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Югары Ындырчы авылыннан Рәдис Фирдус улы Бакиров һәлак булды. Аны Югары Ындырчы авылында соңгы юлга озаттылар.

Батыр егет белән хушлашырга район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантемиров ,Ак Барс Банкы идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, хәрби часть вәкилләре, барлык өлкә җитәкчеләре, туганнары, дуслары, классташлары, барлык авыл халкы килде.
Рәдис Фирдус улы 1999нчы елның 17 февралендә Югары Ындырчы авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый. Тәтеш гадәттән тыш хәлләр колледжын тәмамлагач контракт буенча хезмәт итә.
Кыю райондашыбыз 2022 елның 21 июнендә "Алга" батальонына контракт буенча хәрби хезмәткә китә.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Рәдис Бакировның  батырлыгын билгеләп үтте.
“Хөрмәтле райондашлар! Районыбызның яшь, батыр улын мәңгелеккә югалттык. Бу барыбыз өчен дә авыр югалту кайгысы. Тирән кайгыгызны уртаклашам. Рәдис Фирдус улы кыюлык, ныклык, туган илгә тугрылык – чын хәрби батырлык үрнәге күрсәтте. Батырларча башын салган райондашыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Мәңгелек хәтер, тыныч йокла, Батыр егет!”, - диде район башлыгы.
Һәлак булган райондашыбызга нибары 23 яшь иде. Ул Ватан, туган ил өчен гомерен дә кызганмады. Тыныч йокла, батыр Ил улы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

79

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев