Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас боз сараенда үзенчәлекле бәйрәм үтте

    12 гыйнвар кичендә боз сараена искечә Яңа елны каршылау уңаеннан бик күп райондашлар җыелды. Биредә кулларына тимераяк тоткан балаларны гына түгел, аларның әтиләрен-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен, апа-абыйларын да очратып була иде. Гаиләләре белән килүчеләр күңелдә аеруча соклану уятты. Район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, хәтта ерак авыллардан килүчеләр дә бу манзара-тантананың...

    12 гыйнвар кичендә боз сараена искечә Яңа елны каршылау уңаеннан бик күп райондашлар җыелды. Биредә кулларына тимераяк тоткан балаларны гына түгел, аларның әтиләрен-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен, апа-абыйларын да очратып була иде. Гаиләләре белән килүчеләр күңелдә аеруча соклану уятты. Район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, хәтта ерак авыллардан килүчеләр дә бу манзара-тантананың шаһиты булды. Биредә Кыш бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары балалар белән бергәләп күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар, массалы шууда катнаштылар. Яшь хоккейчыларның чыгышын һәркем сокланып карады. Шунысы сөендерә, районыбыз балаларының күпчелеге бозда кыю һәм тотрыклы итеп йөри белә. Тимераякка яңа гына басучыларга да өйрәнергә мөмкинлек зур.

    - Без "Сәләт" балалар иҗат үзәгенә төрле түгәрәкләргә йөрибез. Иң яратып шөгыльләнә торганы - Миләүшә апа Алиуллина җитәкчелегендәге "Мушкетерлар" театр түгәрәге. Менә бу бәйрәмдә дә балаларны күңелле ял иттердек. Үзебезгә дә бик күңелле булды, - ди Апас мәктәбе укучысы Ленар Хафизов.

    Боз өстендәге тамаша икенче генә ел узса да, һәркемнең көтеп алган бәйрәменә әверелде.

    - Мин тимераякта бик яратып йөрим. Дусларым белән бик теләп килдем, төрле уеннарда катнаштым, Кыш бабай капчыгыннан конфетлар да алдым, - ди Зилә Зыятдинова.

    Боз сарае коллективы, район балалар иҗаты үзәге, музыка мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм быел да истәлекле бер көн булып күңелләргә кереп калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: