Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас чикләре ябыла

    - Дуңгызларда Африка чумасы ачыклану дәүләт күләмендә кискен чаралар үткәрүгә китерә. Күрше Чувашия республикасында аның ике учагы табылды һәм 3 боҗралы карантин режимы кертелде. Оператив штаб карары белән безнең җаваплылыктагы Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Апас районнарында 6 җирдә махсус ветеринария-полиция (ДПС) постлары оештырылды. Аларда республика ветеринария инспекциясе, ветеринария идарәсе, район ветеринария...

    - Дуңгызларда Африка чумасы ачыклану дәүләт күләмендә кискен чаралар үткәрүгә китерә. Күрше Чувашия республикасында аның ике учагы табылды һәм 3 боҗралы карантин режимы кертелде. Оператив штаб карары белән безнең җаваплылыктагы Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Апас районнарында 6 җирдә махсус ветеринария-полиция (ДПС) постлары оештырылды. Аларда республика ветеринария инспекциясе, ветеринария идарәсе, район ветеринария берләшмәләре, ЮХИДИ инспекторларыннан 80 кешелек отряд Россия, Татарстан законнарына нигезләнеп эшли. Тиешле озату документлары булмаган дуңгызлар һәм составында дуңгыз ите булган продукция урында ук конфискацияләнә. Дуңгыз ите һәм дуңгызларның тиешле үрнәкләре, каны Казанга махсус лабораториягә экспертизага җибәрелә һәм анализ нәтиҗәләрен дә көтеп тормыйча, урында ук утта юк ителә. Татарстаннның Идел аръягындагы районнарда ике атна элек махсус режим игълан ителгәч, безнең карамактагы постларда шундый 50 очрак булды инде. Татарстанның безнең як аучылык хуҗалыкларында кабан дуңгызлары авына өстәмә лицензияләр бирелде һәм контроль тикшерү-атулар үткәрелә. Чит регионнардан терлек, терлек азыгы, терлекчелек продуктлары алып килүче һәм алып китүче барлык техника туктатылып тикшерелә, дезинфекция үткәрелә. Рөхсәте, тиешле шартлары булмаган базарлар, сәүдә итү урыннарында тәүлеклек күзәтү оештырылды һәм катгый кисәтү чаралары башкарыла. Сатуга куелган законсыз терлекләр, ит продуктлары сәүдә әйләнешеннән алыначак һәм юк ителәчәк, - дип кисәтә Татарстан ветеринария күзәтчелегенең Апас территориаль бүлеге дәүләт инспекторы Фиргат Сафин.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: