Апас егетләре хәрби хезмәткә юл алды
Район хәрби комиссариатыннан беренче төркем егетләр хәрби хезмәткә китте.
(19 октябрь, “Апастово-информ“).
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин егетләргә уңышлар теләп, киңәшләрен дә бирделәр.
Беренчеләрдән булып 6 егетебез – Зур Күккүздән Реналь Шаһиәхмәтов, Апастан Рияз Гыймадиев, Каратуннан Ранис Нигъмәтҗанов, Азбабадан Илья Степанов, Рүзәл Гайнуллин, Дәвештән Никита Бачурин армия сафларына китте.
Егетләрнең исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез. Ак юл сезгә, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев