Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас егетләре солдатка китә...

    -Быелгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә районнан 34 егетне озатачакбыз. Барысы да ил илдындагы ир-егетлек бурычын намус белән үтәргә теләк белдерде, элеккечә армиядән качып йөрүчеләр юк хәзер Апаста,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин. Беренчеләрдән булып Казан "Патриот" үзәгенә 20 октябрьдә Табар Черкененнән ике яшьтәш-Валентин Кудашов белән Сергей Сусарин, Биештән Денис Шепинов,...

    -Быелгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә районнан 34 егетне озатачакбыз. Барысы да ил илдындагы ир-егетлек бурычын намус белән үтәргә теләк белдерде, элеккечә армиядән качып йөрүчеләр юк хәзер Апаста,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

    Беренчеләрдән булып Казан "Патриот" үзәгенә 20 октябрьдә Табар Черкененнән ике яшьтәш-Валентин Кудашов белән Сергей Сусарин, Биештән Денис Шепинов, Идрәздән Альберт Латыйпов, Әнәледән Ранис Заһидуллин һәм Каратуннан Раил Хаеровны озатачакбыз,- ди аның ярдәмчесе, бүлек җитәкчесе Марсель Вәлиев.

    Булачак солдат егетләребез бу атна башында 8 Казан табибы катнашында Апас хәрби комиссариатында соңгы медицина тикшеренүләре үтте, сәламәтлекләре яхшы дип табылды. Комиссия рәисе, запастагы хәрби табиб, подполковник Марат Нагаев әнә шулай дип белдерде.

    Быелгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә баручыларның яртысыннан артыгы югары һәм махсус урта белемле. 25 егетнең инде бүгеннән беренче хәрби һөнәрен раслаучы таныклыгы бар.

    -Уңышлар һәм иминлек сезгә,-диде егетләрне тантаналы итеп армиягә озату барышында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, баш белгеч Гөлира Шиһабиева, әфганчы Сергей Баранов-Орел, Чечняда хезмәт иткән Фәргат Мотыйгуллин һәм башкалар үз фикерләрен һәм матур юл теләкләрен җиткерделәр. Апасның Җәмиг мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт сәхнәдән бик матур итеп юл догасын ирештерде. Бу чара үзе 19 октябрьдә Апас мәдәният йортында үтте. Бик матур концерттан соң егетләр һзм аларның әти-әниәре Апас музее, Батырлар Мемориалында булдылар, Апас белән хушлаштылар. Нибары бер елга.

    -Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, балалар,-диде аларны озату кичәсендә солдат анасы, Идрәздән килгән Гөлшат Латыйпова. Черкеннән улы Валентинны хәрби хезмәткә озату тантанасына килгән Валерий Кудашов, улы Сергейны армиягә озатучы Анатолий Сусарин үз яшьлекләрен, солдат елларын искә төшерделәр.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: