Апас форпостчылары бер сызыкка басты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләү, физик һәм рухи яктан чыныктыру максаты белән, районда Форпост отрядларының слеты үтте. - Элек без пионер, комсомол тормышының эчендә кайнап яшәсәк, хәзер менә бу сүзләрне форпостчылар алмаштыра. Районда 14 форпост отряды оешкан. Анда 197 бала шөгыльләнә. Алар киемнәре белән дә,...
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләү, физик һәм рухи яктан чыныктыру максаты белән, районда Форпост отрядларының слеты үтте.
- Элек без пионер, комсомол тормышының эчендә кайнап яшәсәк, хәзер менә бу сүзләрне форпостчылар алмаштыра. Районда 14 форпост отряды оешкан. Анда 197 бала шөгыльләнә. Алар киемнәре белән дә, үз-үзләрен тотышлары, тәртипләре белән дә аерылып торалар. Гомумән алганда, әлеге отрядка кергән бала белемле дә, сәләтле дә, зирәк тә, көчле дә булырга тиеш, - ди районның форпост үзәге җитәкчесе Гөлнара Фәхретдинова.
Апас аграр көллияте бу көнне тагын да җанланды. Элегрәк таныш форпостчылар бер-берсенең хәл-әхвәлен белеште, таныш түгелләре танышты, эш тәҗрибәсен уртаклашты. Спорт залында егет-кызлар физик яктан көчләрен сынады. Кемдер турникта тартылу, кемдер гәүдәне төз күтәрү буенча җиңеп чыкты, кайбер укучылар автомат сүтеп җыюда беренчелекне бирмәде. Ул да түгел, командаларның төз атлап йөрү һәм биремгә буйсыну осталыкларын сынау башланып китте.
- Хәрби хәзерлек стройда йөрүдән башлана. Без җитезлеккә дә, төгәллеккә дә, үз-үзләрен тотышларына да, хәтта киемнәренең пөхтәлегенә дә игътибар иттек. Яшьләр елдан-ел остара, камилләшә, югалып калмый. Тормыш иткәндә бу сыйфатлар бик кирәк", - ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.
Слетта катнашучылар арасында инде, республика күләмендә җиңү яулап кайткан, шактый тәҗрибә туплаган форпостчылар белән беррәттән, быел гына яңа составта оешып, эшчәнлеген башлап җибәргән командалар да бар иде.
- Быел беренче генә ел килсәк тә, бик тырышып әзерләндек. Призлы урын алмасак та, барлык этапларны да уңышлы үттек, югалып калмадык. Безгә әлеге отрядта шөгыльләнү бик ошый, - диләр Иске Йомралы мәктәбенең 7 класс укучылары Гөлназ Мингазиева белән Алинә Галимҗанова.
Укучыларның физик хәзерлекләре бар яклап сыналганнан соң, актлар залында бәйгенең икенче этабы башланып китте. Биредә инде үз-үзеңне тәкъдим итү, командирлар ярышы, Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган сораулар бәйләме бер-берсен алмаштырып кына торды. Шулай ук еллык эшчәнлекне чагылдырып ясалган альбомнар да игътибардан читтә калмады. Нәтиҗәдә, аграр көллият укучылары командасы - беренче, Апас мәктәбенең "Факел" командасы икенче, борнашлылар өченче урынны яулады.
- Без әлеге отрядта өченче ел эшлибез. "Патриот" клубы әгъзалары булып торабыз. Бу юлы да уңышларыбыз сөендерерлек. Командабыз өченче урынны алды. Шулай ук визит карточкасы этабында - беренче, стройдагы хәзерлек этабында икенче урынны алдык, - ди Борнаш мәктәбе укучысы Илшат Сәлимуллин.
Радик Галимҗанов җитәкчелегендәге аграр көллият форпостчылары исә үзләрен физик яктан аеруча әзерлекле итеп күрсәтте. Алардан Апас урта мәктәбе укучылары да калышмады.
- Марсель абый Хикмәтов күп нәрсәләргә өйрәтте. Без чын хәрбиләр кебек, гел әзерлек сызыгында торабыз, районда узган бер генә чара да бездән башка узмый, - ди Апас мәктәбенең 8 класс укучысы Азат Шәрәфуллин.
Барлык җиңүчеләр дә районның яшьләр эше һәм спорт бүлегенең, Форпост үзәгенең Мактау грамоталарына, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Ә иң нәтиҗәле эшләүче отряд җитәкчеләренә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хаты бирелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 13:47“Тоннель” 15 кагыйдә бозучыны ачыклаган 26 май кичендә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары Каратун-Уланово юлының 50нче чакрымында рейд уздырды.4900
-
27 май 2022 - 13:36Апаслылар “Библиотөн” акциясенә кушылды Апас үзәк китапханәсе “ Библиотөн-2022” ботенроссия акциясенә кушыла. Китапханә эш вакытын һәм форматын үзгәртеп, китап сөючеләрне кичен кабул итте.3500
-
27 май 2022 - 13:33Китапханәчеләр ГТОның алтын билгеләренә лаек булды Китапханә хезмәткәрләре Апасның универсал спорт залында ГТО нормативлары тапшырган иде.6900
-
27 май 2022 - 13:00«Карында ук гомерләрен өзгән балалар исән балама яшәргә ирек бирми» Әлмәттән Казанга китеп барам. Билетым кулымда. Автобус кузгалырга ике сәгать вакыт бар. Кеше күп җирдә вакыт үткәрергә яратам. Автовокзалны аркылыга-буйга йөреп, буфетка кереп утырып, туңдырма алып ашадым; вак-төяк сатыла торган буфетта озак кына "күз биеткәннән" соң, сатучының күңеле булсынга, берничә татарча гәзит сатып алып, тышка чыгып, үзара сөйләшеп утырган үземнән беразга яшьрәк ике хатын янындагы буш урынга килеп утырдым. Исәбем танышып, әңгәмәләренә кушылып, вакытны кыскарту иде. Аларның минем белән аралашасы килмәгәнлеге йөзләренә чыкты, чырайлары сытылды. Күптән күрешмәгән танышларның карашлары ук “син генә кирәк идең, кирәкле кишер яфрагы” дигән кебегрәк тоелды. Иске чикмәнгә ис китмәгән кыяфәт чыгарып, гәзит укырга керешкәндәй иттем. Колак тегеләрнең сүзләрен йота торгач, чәчләрем үрә торды. Ишеткәннәрем эчемә сыймый, ничек ишетсәм шулай сезгә дә җиткермәкчемен.8500
-
27 май 2022 - 11:00Нинди телефоннарда WhatsApp эшләми башлаячак? 2022 елның октябрендә WhatsApp мессенджеры яңарачак. Шуннан соң кушымта iOS 10 һәм iOS 11 операцион системалы гаджетларда эшләми башлаячак.8500
-
27 май 2022 - 10:57Ни өчен бройлерлар аяктан яза? Бройлер чебешләрен үстерүдә берничә киңәшне истә тотарга кирәк.11700
-
27 май 2022 - 10:00Апасның гүзәл кызын Казан сәхнәсе көтә Яшел Үзәндә республикакүләм "Татар кызы" бәйгесенең зона этабы узды.21500
-
27 май 2022 - 09:50Апаста кабат "Тоннель" уза Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кабат юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклый.8300
-
27 май 2022 - 09:00"Язмыш сикәлтәләре" Азагы (Хикәя. Булган тормыш хәлләреннән) Автор: Ләйлә Шиһабиева.10400
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
27 май 2022 - 13:10Апас китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәРайонның үзәкләштерелгән китапханә системасы үзәк китапханәне, балалар китапханәсен, 27 авыл китапханәсен үз эченә ала. 1795 елның 27 маеннан башлап һәр елны китапханәләр көне билгеләп үтелә.9600
-
26 май 2022 - 15:14Апаслылар башка районнар тәҗрибәсен өйрәнәРайонда уңай тәҗрибәләрне тормышка ашыру нияте белән район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов Кукмара һәм Лаеш районнарында булып кайтты.18900
-
26 май 2022 - 14:20Апас “Кояшкай” балалар бакчасы үзенең кошчыкларын очырдыБыел бакчада тәрбияләнүче 43 бала мәктәпкә юл ала.32800
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.16300
-
21 май 2022 - 07:55Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелә 28 май – чик буе гаскәрләре көне. Традиция буенча бу көнне чик сакчыларының очрашуы уза.24700
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.164500
-
23 май 2022 - 10:55Тәрәзә төбендә нәрсәләрне тотарга ярамый? Кайбер әйберләрне тәрәзә төбендә тотарга ярамый.48400
-
23 май 2022 - 02:55Салкында сарымсак кыяклары саргая башласа нишләргә? Кышын утыртылган сарымсак язгы салкыннарда саргая башларга мөмкин. Вакытында ашлама кертмәсәң, сарымсак кыяклары язын саргаеп бетә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.47300
-
24 май 2022 - 11:55Нинди телефоннарда WhatsApp эшләми башлаячак? 2022 елның октябрендә WhatsApp мессенджеры яңарачак. Шуннан соң кушымта iOS 10 һәм iOS 11 операцион системалы гаджетларда эшләми башлаячак.45500
-
24 май 2022 - 13:17Апас мәктәбендә соңгы кыңгырау 84нче тапкыр чыңлады 24 майда районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 11 классны – 68 укучы, 9 классны 167 укучы тәмамлый.45500
-
24 май 2022 - 09:53Юл-транспорт һәлакәтеннән соң трассаны япканнар Бүген, 9:00 сәгатьтә, «М5-Урал» федераль автомобиль юлының 1726 нче чакырымында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган.42500
-
23 май 2022 - 04:5423 майга һава торышы һәм ай календаре 23 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр, төнлә һәм иртән кайбер районнарда җепшек кар көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.41800
-
24 май 2022 - 10:56«Үзем дә ышанмыйм» Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның олы кызлары Эллари быел мәктәпне тәмамлаган.36200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика