Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас гаиләләре эштә дә бергә

    Бер сукмактан, бер эздән... -Әтинең эшкә чыгып китеп кайчан кайтканын да белми калган малайлык чорында ук аның эшен дәвам итү теләге уянды бездә, һич ялган түгел,- дип балачак хатирәләре белән уртаклаша Рамил Хәбибуллин. Инде абыйсы Рафиска сүз бирик: - 1984 елда Омск югары милиция мәктәбендә укып кайтып, беренче парад кителенә...

    Бер сукмактан, бер эздән...

    -Әтинең эшкә чыгып китеп кайчан кайтканын да белми калган малайлык чорында ук аның эшен дәвам итү теләге уянды бездә, һич ялган түгел,- дип балачак хатирәләре белән уртаклаша Рамил Хәбибуллин.

    Инде абыйсы Рафиска сүз бирик:

    - 1984 елда Омск югары милиция мәктәбендә укып кайтып, беренче парад кителенә лейтенант погоннарын тагып утырган мәлдә әти яныма килеп утыруын никтер сизми калынган. Йомшак кына итеп иңнәремнән кочаклады да, болай диде ул:

    -Олы улым буларак та, минем эшне дәвам итүче буларак та шуны колагыңа яхшылап киртләп куй әле улым, бу погон сиңа власть вәкиле хокуклары гына түгел, халык яклаучысы дигән бурыч та йөкли. Энекәшеңә дә шуны яхшылап төшендер, ул да мин салган сукмактан атларга җыена кебек сизенәм. Мине, әниеңне оятлы итмәгез. Гомер бер генә, аны лаеклы итеп яшәгез, балалар, дип безгә үз фатыйхасын бирде,-дип искә төшерә егет чакларын бүген Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры Рафис Хәбибуллин.

    Ике ул-полковник һәм генерал-лейтенант әнисе Мәгъфирүз Хәбибуллина белән дә очраштым мин:

    -Аталары Җәүдәткә кияүгә чыкканда ук милиционер хатыны булуның никадәр авыр һәм җаваплы булуын мин инде яхшы белә һәм аңлый идем. Шөкер, ирем 30 ел өзлексез халык арасында булды, участок инспекторы булып эшләде. Каракларны кайнар эздән тоткарлау, җинаятьне булдырмый калу ниятеннән газиз иремне, ике улымны төнге засада-облаваларга озатып калганда ярты йөрәксез аларны көтүләре бер дә җиңел бирелмәде миңа,- дип ул да ерак яшьлегенә кайтып килде.

    Әтиләре, отставкадагы майор Җәүдәт Фатыйх улы парад кителендә чыңлаган унга якын медаль, күкрәк билгеләренең һәркайсы хуҗасы өчен бик тә кадерле. Тик шулай да, 1984 елда тырыш, аяусыз һәм нәтиҗәле хезмәт өчен тапшырылган СССР ның "Җәмәгать тәртибен саклауда югары казанышлар өчен" медале белән уллары, хезмәттәшләре алдында аеруча горурлана ул.

    Министр, генерал-лейтенант Рафис Хәбибуллин төп хезмәт юлын 1988 елда Чаллы шөһәрендә башлады. аннан Казанга югарырак, бик җаваплы вазифаларга күчерелеп, моннан 9 ел элек министр булып билгеләнде.

    Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин 1987 елда беренче сержант погоннарын такканчы, абыйсы кебек үк башта Апас һөнәр училищесында укырга, армиядә хезмәт итәргә дә өлгерде. Бер сүз белән әйткәндә, абыйлы-энеле Рафис белән Рамил Хәбибуллиннар әти-әниләре фатыйхаларын алып, бүгенге югары дәрәҗәләргә тормышның төбеннән күтәрелделәр.

    -Рамилебез Морзалар мәктәбен тәмамлагач та, әнисе белән икәүләп аны Казан институтларының берсенә укырга барырга үгетләп карадык.

    -Юк, әти, башта училище. Аннан-армия. СМУ да гади бер шофер булып та эшләп карыйм әле мин. Менә син отставкага киткәч синең участокка эшкә керәчәкмен,-ди ул. Үз сүзендә нык торды. Абыйсы да шулай киңәш иткән икән аңа, бу турыда төпчек улым иңнәренә полковник погоннары таккач кына ишеттерде. Инде бер онык та минем сукмакка аяк басты. Рамилның улы Азат былтыр Казан юридик институтына укырга керде. Бик тырыш бала, яхшы укыганы, спортта алдынгы булуын мактап институт җитәкчеләре безгә Рәхмәт хаты да юллаганнар әнә,-дип, дәү әтиләрчә бер горурлык белән чираттагы шатлыгы белән уртаклашты запастагы майор. Аннан:

    -80 яшьлегемне үткәрергә дип әзерләнеп йөргән бер мәлдә ишегемне ике генерал какты. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән бергә Татарстан Эчке эшләр министры, генерал-лейтенант Артем Хохорин белән республикабызның Гадәттән хәлләр министры, олы улым, генерал-лейтенант Рафис Хәбибуллин белән төпчегебез, полковник Рамил Хәбибуллин килеп кергәч иңнәрендәге йолдызлар өебезне алтын нурга күмде. Кунакларны озаткач, кешегә күрсәтмичә генә алмагач бакчасына кереп бер еладым. Яшермим, шатлыктан, балаларым өчен аталарча бер горурлыктан еладым, - дип эчке бер сере белән бүлеште Җәүдәт ага.

    Әңгәмәне Рамил Хәбибуллин белән дәвам иттек.

    -Коллективыбызда гаилә династияләре шактый күп бүген. Бүлекнең баш финансисты майор Резида Җамалиеваның кызы лейтенант Рания Михайлова балалар хокукларын яклау полиция инспекторы булып эшли. Абыйлы-энеле, район полициясе җитәкчесе урынбасары, капитан Рамил Халиковның энесе, юстиция өлкән лейтенанты, тикшерүче Ранис Халиковлар бик тырышып хезмәт итәләр. Ранис Халиковның игезәк сыңары Ранисә исә хезмәт юлын Казанда, 9 нчы "Сафиуллин" полиция бүлегендә оператив дежур бүлегендә башлап җибәрде. Бертуганнар Гомәр, Дамир һәм Рөстәм Хәйруллиннарның уртак эш стажы 1 гасырга якын. Апаста, республиканың башка район эчке эшләр бүлекләрендә эшләгән чорда аларның хезмәт казанышлары бик күп булып, бу гаилә династиясе һәрчак үрнәк итеп куелды һәм бәяләнде. Апас район эчке эшләр бүлегендә бүген намуслы хезмәт итүче бертуганнар -майорлар Илсур һәм Илфат Шиһабиевлар турында да мин бик югары фикердә, -ди җитәкче.

    Шулай, әти-әни, абый-апа салган сукмактан, бер эздән бергә атлавы җиңел дә, бик җаваплы да ул!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: