Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас халык театры көлдерде дә, елатты да

    Район мәдәният йорты каршында оешкан, тарихта 45 еллык эзе, бихисап яулаган үрләре булган халык театры коллективы кабат тамашачыны үзенә җәлеп итте. Алар Туфан Миңнуллинның "Нәзер" әсәрен сәхнәләштерделәр (режиссеры Гөлия Сәлахетдинова). Альберт һәм Гөлия Сәлахетдиновларның, Земфира Мөхәммәтшина һәм Айрат Айтугановның сәхнәдәге осталыкларына сокланмый мөмкин түгел иде. Алкышлар, чәчәкләр, тамашачының җылы мөнәсәбәте...

    Район мәдәният йорты каршында оешкан, тарихта 45 еллык эзе, бихисап яулаган үрләре булган халык театры коллективы кабат тамашачыны үзенә җәлеп итте. Алар Туфан Миңнуллинның "Нәзер" әсәрен сәхнәләштерделәр (режиссеры Гөлия Сәлахетдинова). Альберт һәм Гөлия Сәлахетдиновларның, Земфира Мөхәммәтшина һәм Айрат Айтугановның сәхнәдәге осталыкларына сокланмый мөмкин түгел иде. Алкышлар, чәчәкләр, тамашачының җылы мөнәсәбәте аларга иҗат рухы өстәде. 8 ноябрьдә алар "Нәзер" спектакле белән театр коллективларының "Идел йорт" фестивале кысаларында Казанның Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә чыгыш ясаячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: