Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас игенчесе эшкә әзерме?

    -Узган ел районда көнбагыш 700 гектарда чәчелеп, игенчене матур уңыш, әйбәт табыш белән сөендерде. Быел аны 1000 гектарда чәчү планлаштырыла. Сынау максатыннан быел 200 гектарда соя дә чәчәргә ниятлибез. Шикәр чөгендеренә узган көздән үк 3000 гектар мәйдан махсус әзерләнгән иде. -Барлыгы 13000 гектарда чәчелгән уҗым басулары кышны әйбәт чыкты. Быелгы...

    -Узган ел районда көнбагыш 700 гектарда чәчелеп, игенчене матур уңыш, әйбәт табыш белән сөендерде. Быел аны 1000 гектарда чәчү планлаштырыла. Сынау максатыннан быел 200 гектарда соя дә чәчәргә ниятлибез. Шикәр чөгендеренә узган көздән үк 3000 гектар мәйдан махсус әзерләнгән иде.

    -Барлыгы 13000 гектарда чәчелгән уҗым басулары кышны әйбәт чыкты. Быелгы язгы чәчүгә дип 1 мартка физик авырлыкта барлыгы 4000 тоннага якын төрле минераль ашлама әзерләнде.

    -Быел бөртекле һәм кузаклы культуралар барлыгы 20500 гектарда чәчеләчәк. Бу максатка кирәкле 6000 тонна чәчүлек орлыкның һәр бөртеге тиешенчә эшкәртелеп кенә җир куенына күмелергә тиеш,-ди районның баш агронома Нияз Гыйсмәтуллин..

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: