Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас кибетләрендә махсус комиссия эшләде

    Соңгы вакытта халыкның борчуларын исәпкә алып, кибетләрдә азык-төлек ассортиментын һәм бәяләрнең артмавын тикшереп бару максатыннан, районыбызда махсус комиссия эшли.

    (23 март, Ландыш Гайнуллина. "Апастово-информ"). 


    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җитәкчелегендәге әлеге комиссия белән редакция хезмәткәрләре дә кабат кибетләрдә йөреп, андагы хәлләрне карап чыкты.Кибетләрдә бернинди дә ыгы-зыгы юк, барлык товарлар кайтып тора. 
     
    "Борчылырга сәбәп юк. Азык-төлек, көнкүреш, санитария-гигиена товарлары - барысы да җитәрлек. Ярмалар көндәлек сатылып беткән очракта да, тиз арада яңалары өстәлә", - диләр сатучылар Равия Мөхәммәтшина һәм Роза Мөхәммәдиева. 
     
    Зур сәүдә челтәрләренең, шәхси сәүдә нокталарының складларында запаслар җитәрлек. Комиссия шулай ук районыбызның даруханәләрен дә әйләнеп, халык өчен иң кирәкле даруларның сатуда булуын да тикшереп, барлап чыкты. 
     
    Республикабызда дәүләт телләре турындагы закон буенча, барлык хезмәт күрсәтү тармакларында, шәхси һәм дәүләт оешмаларында игълан, белдерү, мәгълүмати почмаклар ике телдә язылган булырга тиеш. Комиссия моның буенча да сатучыларга кисәтү ясады һәм таләпләр үтәлмәгән очракта тиешле чаралар күреләчәген дә искәртеп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: