Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас кибетләрендә сыра сату әйләнеше ник үзгәрде?

-Районда алкогольле эчемлекләр белән сату итәргә лицензиясе булган барлык сәүдә нокталары ЕГАИС системасына кушылды,-ди район кулланучылар хокукларын яклау, "Госалкоголь" инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова. -Бер үк вакытта бу базарда сәүдә әйләнеше, законнар үтәлешен көндәлек күзәтү астында тотабыз. Билгеле булганча, ел башыннан сыра заводларына сатуга 2,5 литрлы пластик шешәләрдә сыра чыгару...

-Районда алкогольле эчемлекләр белән сату итәргә лицензиясе булган барлык сәүдә нокталары ЕГАИС системасына кушылды,-ди район кулланучылар хокукларын яклау, "Госалкоголь" инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова.

-Бер үк вакытта бу базарда сәүдә әйләнеше, законнар үтәлешен көндәлек күзәтү астында тотабыз. Билгеле булганча, ел башыннан сыра заводларына сатуга 2,5 литрлы пластик шешәләрдә сыра чыгару тыелды. Без моны бик нык тикшерәбез. Ел башыннан шушы таләпне бозган, документлары тәртиптә булмаган 80 литр сыра продукциясе Чүрибураш һәм Биеш авылларындагы кибет киштәләреннән сатудан алынды. Ә гаеплеләр закон буенча җавапка тартылды.

Әгәр дә сез кибетләрдә шундый очракларга юлыгасыз икән, хәбәрегезне "Халык контроле" сайтына куя аласыз. Хәбәрегез рәсми теркәлеп расланса сезгә 3-5 мең сумга кадәр акчалата премия дә түлиячәкләр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев