Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас китапханәсендә киштәләрдә яңа китаплар

    Безнең Апас үзәк китапханәсендә бүгенге көндә барысы 281500 китап исәпләнә. Шулай ук 22 исемдә журнал, 15 исемдә газета килә. Даими китап укучыларыбыз һәрвакыт яңа кайткан китаплар белән кызыксынып торалар. Һәр авыл китапханәсендә дә яңа кайткан китаплар буенча китап күргәзмәләре оештырыла, библиографик күзәтү, әңгәмәләр үткәрелә. Менә әле яңа гына китапханәгә Татарстан...

    Безнең Апас үзәк китапханәсендә бүгенге көндә барысы 281500 китап исәпләнә. Шулай ук 22 исемдә журнал, 15 исемдә газета килә. Даими китап укучыларыбыз һәрвакыт яңа кайткан китаплар белән кызыксынып торалар.

    Һәр авыл китапханәсендә дә яңа кайткан китаплар буенча китап күргәзмәләре оештырыла, библиографик күзәтү, әңгәмәләр үткәрелә. Менә әле яңа гына китапханәгә Татарстан Милли китапханәсеннән 274 мең сумлык, Татарстан китап нәшриятыннан 556 мең сумлык яңа китаплар кайтты. Бу китаплар арасында балалар өчен әкиятләр, шигырьләр, төрле шәхесләргә багышланган әсәрләр, танып-белү әдәбияты да бар. Шулай ук балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, мәктәп укытучылары өчен дә методик дәреслекләр бар. Мәктәп укучылары өчен класстан тыш уку әсәрләре рус һәм татар телендә, Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләр, спорт, сәнгать белән кызыксынучылар өчен дә китаплар шактый. Тиздән китаплар үзәк китапханәгә һәм авыл китапханәләренә таратылачак.

    Китаплар белән танышырга китапханәләргә рәхим итегез.

    Рәмзия Хантимирова,

    китап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: