Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас комсомоллары хатирәләр белән яши

    Апас мәктәбен тәмалагач та 1965 елда мин үзем әле дә яратып укый торган "Йолдыз" газетасына корректор булып эшкә урнаштым. Комсомолның гөрләгән чагы бу-мәктәптә укыганда да, газета хезмәткәре булып эшләгәндә дә комсомол-яшьләр звенолары, бригадалар оешып, үзара ярышып эшләдек. Ул чакта Апасның үзендә, авылларда мәктәп тәмамлап фермаларга кызлар-егетләр бөтен сыйныфлары белән эшкә...

    Апас мәктәбен тәмалагач та 1965 елда мин үзем әле дә яратып укый торган "Йолдыз" газетасына корректор булып эшкә урнаштым. Комсомолның гөрләгән чагы бу-мәктәптә укыганда да, газета хезмәткәре булып эшләгәндә дә комсомол-яшьләр звенолары, бригадалар оешып, үзара ярышып эшләдек. Ул чакта Апасның үзендә, авылларда мәктәп тәмамлап фермаларга кызлар-егетләр бөтен сыйныфлары белән эшкә килә. Кырларга чыгып кар тоту, күмер-көл җыю, авыллар, районар арасында спорт ярышлары оештырылу авыл яшләре тормышының аерылгысыз, онытылмаслык хатирәләре булып истә калган. ВЛКСМ район комитеты, бюроларда беренчел оешмалар эше даими тыңланып Күчмә Байраклар, Вымпеллар белән билгеләнә торган заман бу. Үзем дә редакиянең комсомол җирле комитеты, райком бюросы эшчәнлегендә актив катнаштым. Ул сессия-пленумнар, конференцияләрдә ясаган чыгышларга төн йокламый әзерләнә торган идек. ВЛКСМ район комитеты бюросында комсомолга кабул итү исә ул чакларда сират күпере үтү белән бер. Комиссия синнән ВЛКСМ Уставын сорый, активлыгың, тормышка карашың белән ныклап кызыксына. Комсомолга кабул ителмәүчеләр дә булгалады, бу безнең заман өчен зур хурлык һәм оят иде.

    Шул чорларда ВЛКСМ райкомы җитәкче-инструкторлары Равил Заһретдинов, Илдар Зәйнуллин, Равил Сәйфуллин, Марсель Сафиуллин, Рифгать Әхмәтҗанов, Фиргать Әфләтунов, Фиргать Фәтхуллин, Илдар Әфләтунов, Илдар Насыйбуллин, Илһам Габделганиев, Камил Галимҗанов, тагын бик күп егетләр әнә шундый тормыш, комсомол, партия мәктәбе үттеләр. Инде күпләре мәрхүм, бу хатирәләрем алар рухына бер дога булып ирешсен.

    Армиядән кайтып дуслар белән шулай бер тапкыр балыкка барырга җыенып йөргәндә мине ул чактагы тал-кабык читәнле Апасның "Ватан" колхозы председателе Гариф абый туктатты:

    -Комсомол башың белән урамда трай тибеп йөрерлек малай түгел ич син. Колхозга экономист кирәк, сине күптән күзәтеп-бәяләп йөрим, иртәгәдән эшкә чык,-диде. Мин аңа шул сүзләре өчен мең рәхмәтле. ВЛКСМ һәм КПСС райкомнары юлламасы белән махсус курсларда укыдым. Колхоз яшьләре бер булып 70 нче елларда Апасның Яшьләр урамына нигез салдык. Шуннан 40 елга якын районда төрле урыннарда җитәкче булып эшләдем. Бюроларда халыкка хәрби-патриотик рухтагы фильмнар күрсәтү, почта хезмәте буенча тирләп-пешеп җавап тотканым бүгенгедәй хәтердә әле. Авылларны газлы итүдә дә минем һәм хезмәттәшләремнең саллы өлешен беркем тартып ала алмый бүген.

    Комсомол чакларымны искә төшерсәм, тагын бер хатирәм кала икән-Ленин-комсомол өмәләре ул. Ул зур бер бәйрәм рәвешендә үтә иде. Кичен дә бердәм булып клубларда шушы вакыйгага багышлап матур спектакльләр, концертлар куярга вакыт табыла иде.

    Инде тагын бер теләгемне дә әйтим-тарихыбызны шулай барлап торыйк. Апасыбыз шәһәрненкенә биргесез булып үсә. Яңа урамнарның берсенә дистә еллар дәвамында районда, Татарстанда иң көчле колхозларның берсен җитәкләгән Гариф абый Зарипов исемен кушсак үзебезнең хәтерле халык булуыбызны раслау, безне алыштыручы яшь буынга бик матур үрнәк булыр иде, диюем...

    Анис Нигмәтҗанов.

    Апас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: