Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас кырларыннан хәбәрләр көлтәсе

    Бүгенгә район күләмендә 4200 гектарда көзге чәчү эшләре үткәрелде. Бу билгеләнгән бурычның өчтән бер өлеше. Бүгенгә 3600 гектарда көзге арыш, 600 гектарда көзге бодай чәчелде. Иң нәтиҗәле эшләүчеләр рәтендә "Зөя" агрофирмасы, "Табар" һәм "Ибраһимов һәм К" хуҗалыклары. 12600 гектарда туңга сөрү, җир әзерләү эшләре төгәлләнде. Кырларга 22 мең тонна органика...

    Бүгенгә район күләмендә 4200 гектарда көзге чәчү эшләре үткәрелде. Бу билгеләнгән бурычның өчтән бер өлеше. Бүгенгә 3600 гектарда көзге арыш, 600 гектарда көзге бодай чәчелде. Иң нәтиҗәле эшләүчеләр рәтендә "Зөя" агрофирмасы, "Табар" һәм "Ибраһимов һәм К" хуҗалыклары.

    12600 гектарда туңга сөрү, җир әзерләү эшләре төгәлләнде.

    Кырларга 22 мең тонна органика чыгарылды.

    3500 гектарда картайган күп еллык үлән басулары сукаланып көзге чәчүгә аерым әзерләп куелды. Бу кырлар игенчене киләсе елларда аз чыгым тотып, мул уңышы белән сөендерәчәк әле.

    Бүгенгә уңышы урып-суктырылган мәйданнар 28375 гектар. Барлык суктырып алынган бөртекле һәм кузаклы культуралар күләме 80000 тонна тәшкил итә. Уртача уңыш-бер гектардан 28 центнер.

    Апас комбайнчылары бүген Югары Ослан, Әгерҗе районнары игенчеләренә ярдәмгә китте.

    500 гектарда рапс уңышы суктырып алынды. Гомуми җыемы 400 тонна.

    Терлекләребез кышын тук булыр. Бүгенгә 17200 тонна печән, 89100 тонна сенаж, 15000 тонна салам ферма яннарына саклауга куелды. Фуражга җитәрлек күләмдә бөртек әзерләнде.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: