Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас кызы жиңү яулап кайтты

    Башкалада «WorldSkills» чемпионатының «Яшь профессионаллар» дигән III төбәк этабы үтте. Ул эшче һөнәрләрне популярлаштыру, сыйфатлы белгечләр туплау максатыннан оештырылды. Биредә "Пешекче һөнәре" компетенциясендә Апас аграр көллияте студенты Зилә Гайфетдинова да катнашты. Зилә - Сатмыш авылы кызы. Апас аграр көллиятендә ике ел ярым белем алып, бүген кулына Диплом алган. Киләчәген дә...

    Башкалада «WorldSkills» чемпионатының «Яшь профессионаллар» дигән III төбәк этабы үтте. Ул эшче һөнәрләрне популярлаштыру, сыйфатлы белгечләр туплау максатыннан оештырылды. Биредә "Пешекче һөнәре" компетенциясендә Апас аграр көллияте студенты Зилә Гайфетдинова да катнашты.
    Зилә - Сатмыш авылы кызы. Апас аграр көллиятендә ике ел ярым белем алып, бүген кулына Диплом алган. Киләчәген дә шушы һөнәр белән бәйләргә, туган ягыбызда хезмәт итәргә тели.
    - Кыз бала өчен ашарга пешерә белү иң кирәк һөнәрләрнең берсе. Пешекче һөнәренең барлык асылын өйрәндек. Азыкны аеру, санитария-гигиена таләпләре, яшелчәләр, ит, камыр ризыклары, су эчемлекләре белән эш - һөнәргә өйрәтү мастеры Флера Шагаева ярдәме белән барысын да белдек, - ди Зилә.


    Чыннан да Зиләнең аш-суга кулы килеп тора. Ул үзенең булдыклылыгын бәйгедә дә исбатлаган.
    - Бәйгенең беренче этабында "Татар ашлары" компетенциясендә 33 кеше катнашты. Анда гөбәдия һәм татлы рулет пешереп тәкъдим иттем. Биредә сыйфат һәм вакыт арасы бик мөһим иде. Мин 4нче урынны алдым һәм бәйгенең регионара этабына уздым. Төмәннән, Екатеринбургтан, Мәскәүдән, Уфадан килгән яшьтәшләрем белән таныштым, аралаштым. Биредә шулай ук аш-суга осталык буенча сыналдык. Чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак пешердек. Миңа ярдәм иткән, һөнәргә өйрәткән аграр көллият коллективына, остазым Флера апа Шагаевага, минем өчен җан атып торган, көч биргән дәү әнием Алсу Гайфетдиновага, чәчәк апам Нурия Сафинага, туганнарыма зур рәхмәтлемен, - ди ул.
    Эшче һөнәрләр чемпионатында укучылар белемнәрен һәм осталыкларын арттыра. Ә тормыш иткәндә осталык та, кыюлык та, булдыклылык та бик кирәк.


    - Укучыларыбыз бик тырыш. Зиләнең дә бар эшкә өйрәнергә теләге бар. Сынатмады, зур күләмле чемпионатта үзен күрсәтә алды, - ди җитәкчесе Флера Шагаева.
    Җитәкче Фаил Курамшин сүзләренчә, эшче һөнәрләр әзерләүче аграр көллияттә бүген 283 студент белем ала. Күптән түгел генә 27 студент пешекче белгечлеге буенча, 17 егет тракторчы-машинист белгечлеге буенча кулына Диплом алган. Аларның кайберләре инде районның төрле оешмаларында хезмәт юлын башлап та җибәргән.

    Ләйлә Шиһабиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: